Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2021, 15:39

Җан өчен көрәш бара

Хәзер җәмгыятьтә язучы проблемасы түгел, ә укучы проблемасы югарырак тора.

27-28 май көннәрендә Уфада “XXI гасыр язучысы” дип аталган төбәк-ара форум узды. Форумда заман әдәбиятының көнүзәк проблемалары, заманча әдәбият, нәшрият, милли драматургия һәм башка проблемалар тикшерелде.
Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашу узды. Анда Радий Хәбиров язучының дәрәҗәсен күтәрү, әдәбиятка мөнәсәбәтне үстерү өчен кайбер тәкъдимнәрен дә җиткерде. Ул китап нәшер итүгә күбрәк акча бүленәчәген, чыккан китаплар өчен гонорар артачагын ышандырды. Аның сүзләренчә, язучыга сатылган китаплардан кергән керемнең 20 проценты түләнергә тиеш. Хәбиров башкорт әдәбиятын ил һәм дөнья күләменә чыгару өчен ел саен тәрҗемәгә 3 миллион сум акча бүләргә дә ышандырды. Шулай ук Уфада әдәби салон булдыру өчен бина биреләчәген, заманча “Еврокитапханә” төзеләчәген сөйләде, ел саен китап ярминкәләре оештырырга кирәклеген әйтте. Ул шулай ук зур сәүдә челтәрләре аша китаплар сатуны оештырырга кирәклеген дә әйтте.
Чарада язучылар кулуарда да фикерләре белән бүлештеләр, проблемаларны барладылар. Һәркем проблемаларны үзенчә күрә.
– Проблемнарның беренчесе – басылган китапларны халыкка җиткерү һәм укыту. Китапны язу икенче мәсьәлә. Хәзер җәмгыятьтә язучы проблемасы түгел, ә укучы проблемасы югарырак тора. Җәмгыять һәм хакимият китапны кайсылай итеп укучыга җиткерергә һәм укырга мәҗбүр итәргә тиешлеген уйларга бурычлы, – диде язучы Галим Хисамов.
– Матди дөньяга караганда рухи дөньяда каршылыклар күбрәк. Чөнки кешенең җаны өчен көрәш бара. Шуның өчен язучыларга игътибар кирәк, ләкин игътибар теләгән дәрәҗәдә түгел. Язучы, сәләт иясе бәйсез булырга тиеш. Ул хакимияткә дә, ниндидер төркемнәргә дә табынырга тиеш түгел, – диде әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь Фәнил Күзбәков.
Форумда язучылар берлегенә кабул ителгән әгъзаларга кенәгәләр тапшырылды. Кабул ителгән дистәдән артык кешенең берсе татар милләтеннән. Ул Авыргазы районында яшәүче Вәрис Акбашев.

Мөнир ВАФИН фотосы.
Читайте нас: