Унике күзгә – бер чиләк бәрәңге
Кышкы озын кичләрдә күрше-тирә хатын-кызлар чиратлап кемгә дә булса кич утырырга җыелалар. Чөнки һәр өйдә яктылык тоту бик кыйммәткә төшә. Керосин, электр юк. Чыра тотып утыру – безнең өстә. Өлкәннәр оекбаш, бияләй бәйлиләр, янчык, кулъяулыклар чигәләр. Фронтка бүләкләр әзерлиләр. Хәер, бүләк кенә түгелдер инде. Чөнки безгә, балаларга, эләкми иде бит ул оекбашлар. Кырып-себереп ит, май, йомырка, тире, йонын салымга алалар. Булса-булмаса да тапшыр. Аның өстәвенә һәр йорттан “добровольно” фәлән кило киптергән бәрәңге...
Язын, бәрәңге утыртып беткәч, бервакыт Кәшәфетдин абый белән тагын ике яшь укытучы килеп керделәр. Кәшәфетдин абый әйтә: “Минсара, менә фронтка бәрәңге кирәк диләр бит. Бераз тап инде”. Кашап абый – авылның иң абруйлы, иң өлкән укытучысы. Мулла нәселеннән. Әнкәй теләр-теләмәс кенә базга төшеп китте. Бер чиләк бәрәңге чыгарып, сәкегә куйды. 6 баланың 12 күзе шул бәрәңгегә текәлде. Кашап абый бер бәрәңгегә, бер безгә карап торды да: “Ярар инде, Минсара, балаларыңны ашат”, – дип чыгып китте. Теге ике яшь укытучы да шым гына аңа иярделәр.
Әткәй читават-хисапчы булган. Эшләпә киеп йөргән. Тәмәке исе сеңеп калган эшләпә – әткәй истәлеге. Аңа без үзебезчә исем кушкан идек “әткәй исе”. Сирәк-мирәк әнкәй аны, сандыктан алып, чиратлап иснәтә иде – “әтиегез исе”.
Укырга керергә вакыт җиткәч, ул эшләпә минем милеккә әйләнде. Варис бит, бердәнбер малай.
Сентябрь. Дәрес юк – бәрәңге җыярга җибәрәләр. Мәктәп директоры Гәрәй абый сафка тезде: “Әтиләрегез өчен бәрәңге чүпләргә барабыз”. Барабыз да бит – туңдым, өшетә. Киемем юка, эшләпә җылытмый. Гәрәй абый калтыравыма карап-карап торды да, тупас кына: “Бар, класска кер, эшләпә!” – дип, миңа сафтан чыгарга кушты. Тагын ике малай, дүрт кыз шулай “куылдык”. Гарьлек тә бит, нишлисең инде: чабаталапрыбыз күтәрмә шакмаксыз иде шул безнең, аяклар чыг ланган иде. !
Кич белән әнкәй Юныс бабайдан шакмак куйдырып кайтты чабатага.
Икенче класста укыйбыз. Сугыш бетте. Әткәйләр юк. Дәфтәр юк. Кара юк. Каләм кж. Шулай укыйбыз. Дәфтәр урынына Мәүлия апа иске гәзитләр бирә. Шуларга язабыз.
Минем эш шәбрәк. Мәҗит Гафуриның калын бер китабы бар иде өйдә. Латин хәрефе белән язылган. Менә шул китапка язам. Калын кәгазь, яхшы кәгазь. Кара урынына корым салынган су кулланабыз. Мин Минсәвир белән бер партада утырам. Ә артта тегермәнче кызы белән силсәвит кызы. Ап-ак дәфтәргә миләүшә төстәге кара белән язалар. Алар абайламаганда гына ручкаларны чын кара савытына манып алабыз. Люция бер дә мандырмас булды, яшереп тота, үзе генә мана. Минсәвирнең ачуы чыкты: кулыннан кара савытын тартып алды да, партасына бәреп ватты. Кызның чәчәкле сатин күлмәге кирәкмәгән миләүшә “чәчәкләр” белән тулды.
Мәүлия апа Минсәвирне дәрестән куып чыгарды, ә Люция елый-елый өенә кайтып китте. Бер атна да үтмәде, налог-салым түләмәгән өчен дип, Минсәвирләрнең кәҗәләрен алып киттеләр. 8 бала сөтсез чәй эчә башлады.