Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2021, 21:39

Айрат ИБРАҺИМ. Җәрәхәтләр җөйләнсә дә... Ике хатирә

Әткәй алты баласын кочаклап үпте дә: “Мине укырга җибәрәләр. Мин кайтканчы зу-у-ур булып үсегез!” – дип китеп барды.Әнкәй яулык очы белән авызын каплаган килеш елый да елый. Ниһаять, түзмәде: “Сугышка китте бит у-у-ул!” – дип сузып җибәрде.

Әткәй сугыштан кайтмады. Аны күз алдына китерү өчен бары тик ике истәлегем калган. Беренчесе болай булды. Усень-Ивановка дигән авылга МТСка алып барган иде ул мине. “Син тарантаста утырып тор, мин нәчәлникләр янына кереп чыгыйм”, – дип бер йортка кереп китте. Утырам шулай тирә-якка каранып: гомеремдә күрмәгән әллә нинди ике шәрә хайван әллә каян килеп чыктылар да, “хыр-хыр” дип тәгәрмәчләрне селкетә башладылар. Куркуымнан ничек кычкырганмындыр – белмим, әткәйнең уттай атылып минем янга килеп җитүен, теге “хыр-хыр”ларны чыйнатып-типкәләп җибәргәнен генә хәтерлим. Аннан соң ике абзый белән нәрсә турындадыр бик кычкырып сөйләштеләр – мин аңламадым анысын.
Кайтканда мари авылы Аккаенның яшелчә бакчасында кавын, карбыз белән сыйландык. Өйгә дә алып кайттык. Әткәйнең апаларга-сеңелләргә әйткән сүзе истән чыкмый: “Ир-егетләр барында рәхәтләнеп калыгыз – Айрат күчтәнәче итеп тә ашагыз бу кавын-кар- бызларны”.

Сугыш юк иде әле

Ә икенче хәтердә калганы бик кыска булды. Уракка төшәр алдыннан әткәй ашыгып кайтып керде. Аты күбекләнеп беткән. Безгә чалбарын салып бирде дә: “Мәгез, кырмавыкларын арчыгыз. Мин юынып чыгам”, – дип, мунчага кереп китте. Әнкәй дә йөгерә-йөгерә кайтып керде. Елаган, каушаган. Ул да мунчага кереп китте, безгә кермәскә кушты...
Алар мунчадан чыккач, чәй эчтек. Барыбыз да җыелдык. Күрше-тирәләр дә кергән иде. Чәйдән соң әткәй алты баласын кочаклап үпте дә: “Мине укырга җибәрәләр. Мин кайтканчы зу-у-ур булып үсегез!” – дип китеп барды.
Әнкәй яулык очы белән авызын каплаган килеш елый да елый. Ниһаять, түзмәде: “Сугышка китте бит у-у-ул!” – дип сузып җибәрде.

Әнкәй сагышы

Төн уртасында, йокыдан уянсаң, әнкәйне капшап карыйсың. Әгәр ул урынында булмаса, аның янына барырга юл билгеле: тау башына менеп утыруга гадәтләнде ул. Мари зиратына карап утыра. “Әйдә кайтыйк!” – дисәң, ул һәрвакыт: “Әткәңне сагындыңмы? Сагынсаң әнә мари зираты ягына кара, ул шунда”, – ди иде.
Марилар бездә христиан да, мөселман да түгел. Аларның зираты аерым. Әткәйнең хәбәрсез югалганын белсәм дә, исән-сау икәненә ышанып яшибез. Үлгән булса да, нигә аны марилар зиратына күмгәннәр соң? Тик сорамыйм – кирәген әнкәй үзе әйтә ул.
Укырга өйрәнгәч кенә зират серен аңладым. Әткәйнең бер хатында: “Мине сагынсагыз, мари зира-ы ягына карагыз. Безне шул якка алып киттеләр”, – дип язылган иде.
Кояш мари зираты ягына кереп югала. Безнең әткәй дә Көнбатышка, сугышка китеп югалды.
Әткәй сугыштан кайтмады...

Фото: Pinterest
Читайте нас: