Сугыш турында соңгы чорда күп сөйлиләр. Еш кына, сугышның никадәр коточкыч афәт икәнен онытып, романтика белән мавыгу да сизелә. Ни дисәң дә, дары исен иснәмәгән, сугыш яраларын татымаган берничә буын үсеп җитте. Хәтта без, ярты гасыр гомер чигенә якынлашканнар да, яу яланнары, тыл авырлыклары хакында әби-бабайлар сөйләгән өзек-өзек хатирәләрдән генә беләбез. Әмма бу кичәдә, гүя, дәшһәтле елларның шомлы сулышы һәр тамашачыга килеп бәрелгәндәй булды. Залда утырган, сәхнәгә чыккан өлкәннәребезнең моңсу йөзләрендә, талгын хәрәкәтләрендә әйтерсең лә утлы елларның кырыс кайтавазы чагылды.
Әнә алар – шундый тыйнак-басынкылар, үзләренә булган игътибардан аптырабрак, югалыбрак та калганнар. Әнә сәхнәдә сугыш чорындагы кич утыру күренеше... Авыл хатын-кызлары җырлый-җырлый, фронтка җибәрергә оекбаш-бармакчалар бәйли. Чиксез сабырлык белән киләчәккә өмет саркыган җырның сүзе-көе үзәкләргә үтә дә күз яшьләре булып, керфек очларына эленә...
Бу бәйрәмне оештыруга Мөзәянә Әминева, Хәүлә Мамлиева, Рәмилә Шәрипова, Риф һәм Фәрәһия Мусиннар һәм шушы авылда туып-үскән билгеле шәхес, икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм ага Йосыпов күп көч салган. Үткәрү идеясе күптән туса да, ковид пандемиясе сәбәпле, кичектерелә килгән.
Чарада Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев һәм Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рәмил Вәлиәхмәтов чыгыш ясап, якташларына чиксез хөрмәт сүзләрен җиткерде. Реканс Фәнил улы Касыйм Йосыповка “Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесен тапшырды. Тумышы белән Сыерышбаш авылыннан булган, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов авылдашларына якташ шагыйрь Рим Идиятуллин шигырен укып ишеттерде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин 99 яшьлек ветеран-укытучы Мөзәянә апа Әминевага “Татар халкы алдындагы хезмәтләре өчен“ медален такты. Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Ирек Усманов үз чыгышында сугыш чоры балаларын социаль яклау өчен кабул ителгән законнар турында сөйләде.
Бәйрәмдә төп чыгышны Касыйм ага Йосыпов ясап, истәлекләре, уй-хисләре белән уртаклашты. Сугыш башланганда аңа биш яшь ярым гына була. Сыерышбашка, Ленинград ягыннан булса кирәк, немец гаиләләрен китереп урнаштыралар. Тиздән ир-егетләрне күпләп сугышка озату башлана. “Алар арбаның өстенә дага рәвешендәрәк кочаклашып басканнар, – дип хәтерләде Касыйм ага. – Саубуллашалар, моңсу җырлар җырлыйлар:
Мин үземнән үзем сорыйм, ни өчен биек тау башына менәргә, ни өчен анда дөрләп янган ут була? Капка төпләренә сибелгән хатын-кызлар елыйлар. Тозлыкуш ягына юнәлгән бер арбадагы яшь кенә бер егет, Фәрхетдин бабайлар турына җиткәндә, өзгәләнеп җыр башлады. Ул вакытта җырның сүзләрен юньле-башлы аңламасам да, минем зиһенемә сызылып калган:
Җидегән йолдызның койрыгы
Без китте, дип, кул салмагыз
Ни кызганыч, яшь егетләрнең икесе дә яу кырында ятып калдылар”...
Сыерышбаштан сугышка 241 ир егет һәм 2 хатын-кыз (Хәнифә апа Локманова һәм Файка апа Йосыпова) – җәмгысе 243 кеше алына, шуларның 126сы әйләнеп кайта, ә 117 кеше һәлак була.
Кешеләр белән бергә көчле яшь атлар, шулай ук “Богдан” колхозында булган ике машина (водительләре – Фаяз Мусин һәм Нәҗип Имаев) китә. Өлкәнрәк яшьтәге ирләрне хезмәт фронтына озаталар. 1919-23 елгы кызларны Нурулла Хәкимов механизатор һөнәренә өйрәтә башлый. Комбайнга – Шәүганә Әхмәтҗанова, Зәйнә Фазыйлова, Ильясова Салихә, тракторга Зәкия Локманова, Мөнирә Габсәләмова, Сәкинә һәм Мөгаллимә Локманова, Рәшидә Габдрахманова, Кәбирә Кәримова, Фәһимә Фатыйховалар утыра. Хәкимә Мусина һәм Гөлсем Кадыйрова ат белән Дүртөйлегә ашлык ташый. Фәүзия Локманова, Фәния Шәймөхәммәтова, 16 яше тулган башка кызлар Свердловск өлкәсендәге Аятка ятмасына торф чыгарырга җибәреләләр.Соңрак ул ирекле хезмәткә әйләнгән. Сыерышбаш мәктәбендә ул елларда Шәмсия Хәсәнова, Әнисә Даянова, Хәтимә Сибәгатова, Бәдри Бикмурзин, Хәнә Йосыпова, Рәйсә Исмәгыйлева, Шәрип Арсланов, Җәннәтелмәэүә Хафизова, Ибраһим Мортазин, Мөзәянә Әминева укыта. Колхоз җитәкчеләре булып Әхнәф Хуҗин, Гыйниятулла Йосыпов эшли.
Сабан сөрүгә төп эшче көч булып 1928-31 елгы яшүсмерләр җигелә. Көлтә бәйләү, урак уру, ашлык сугу, җилгәрү эше авыл хатын-кызларына кала. “Бу абый-апалар әлегәчә минем күз алдымда. Без бүгенге кичәдә үзебез күргән авырлыклар күпме генә турында күпме генә сөйләсәк тә, алар күргән кадәр кыенлыкларны күрмәдек. Урыннары оҗмахта булсын!” – диде Касыйм ага.
...Сыерышбашта эшсөяр кешеләр яши. Авылның үткәнен, бүгенгесен кадерли, киләчәген уйлый белә торган затлы шәхесләре бар. Бу бәйрәмне оештырганда да авыл тарихын яктырткан “Сыерышбаш хикмәтләре” китабына (авторы – Касыйм Йосыпов) таянганнар. Анда язылуынча, XX нче гасыр уртасында авылда 245 йорт булган. Оештыручылар исәннәр белән элемтәгә кергән. Нәтиҗәдә, 20 битлек зур таблица төзелгән. Авылдан сугышка китүчеләр, исән-сау әйләнеп кайтучылар, һәлак булучылар, яугирләрнең балалары, сугыш елларында әтисез калган балалар һәм шул исәптән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына исәннәр – һәркайсысы исемләп күрсәтелгән. Ачыклануынча, Сыерышбашта сугыш еллары балалары – 373 кеше, шуларның 146сы – ятим балалар, ягни әтиләре сугышта үлеп калган, үксез ятимнәр дә хәтсез. Бүгенге көнгә сугыш чоры балаларыннан 108 кеше исән, шуларның 45е – ятимнәр.
Сугыш елларында балалар, үсмерләр иңенә күп эш төшә: уракчы хатын-кызлар артыннан тырмату, башак җыю, җирдән борчак чүпләү, печән-салам җыешу, колхозга бәрәңге алышу, язын кар астыннан чыккан башакны җыю, җәй башында аяк белән тирес басып ягулык өчен кирпеч сугу, задание белән йомран тотып тапшыру һәм башкалар. Сентябрь аенда укулар булмый да диярлек. Кичләрен, фронтка җибәрү өчен бәрәңге әрчеп, калайларга тезеп мичтә киптерәләр, кызлар солдатларга кулъяулыклар, тәмәке янчыклары чигә. Хуҗалыктагы эшләр дә балаларга кала, ягъни тыл хезмәткәрләренең тылларын алар тәртиптә тота.
“Без бик моңаябыз: бала чагыбызда туйганчы ашый алмаганга, буыннар сыек чагыннан ук көч җитмәслек эшләргә мәҗбүр булуыбызга, уенчыклар күрмәвебезгә, күбебез әткәйләребезне бөтенләй хәтерли дә алмаганга... Без гомеребез буена, бүген дә моңаябыз. Ләкин сугыш елларының ятим балалары илгә намуслы хезмәт иттеләр. Арабызда хезмәт стажсыз берәү дә юктыр. Исерекләр, наркоманнар да булмады. Аның каравы, хезмәт белән дан казанган комбайнчылар, тракторчылар, сыер савучылар, мал караучылар бихисап. Орденлылар, мактаулы исемнәргә лаек булганнар байтак. Әйтер сүзем шул: милләтебезне, туган телебезне саклап яшик. Бу безгә ата-бабаларыбыздан калган амәнәт” – дип, сүзен йомгаклады Касыйм ага Йосыпов. Һәм чара ахырында сугыш чоры балаларына хатлар – хәйриячеләр оештырган кечкенә матди ярдәмне тапшырды. Әтиләре сугышта һәлак булучыларга конвертта хат та бар иде. Гүя, сугышта башын салган яугирләр дистә еллар аша сөекле улларына, кызларына эндәште, аларга ныклык, бәхетле озын гомер һәм сугыш гарасатының башка кабатланмавын теләде.
Чакмагыш район мәдәният йорты директоры Эльмир Халиков, һәвәскәрләр Рәфидә Әхмәтова, Әлфия Шәфыйкова, Әлфинә Гатауллина, “Ахирәтләр” вокаль ансамбле моңлы җырларын бүләк итте, Сыерышбаш мәктәбе укучылары туган телдә шигырьләр укыды. Кичәне халык иҗаты буенча методист Луиза Ишморатова алып барды. Вафат булучылар рухына атап, Коръән аятьләре укылды.
Билгеле булуынча, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров “Бердәм Русия” партиясе активы семинарында, бала чаклары Бөек Ватан сугышы елларына туры килүчеләр аерым статус алса, гадел булачак, дип белдергән иде. Бу карарның республикада игълан ителгән “Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы”, моннан тыш, 2021 елда Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу кысаларында бик мөһим булуын да билгеләде.
Һәм социаль челтәрләрдәге битендә: “Сугыш чоры балалары балачактан мәхрүм ителгән диярлек һәм ил белән бергә авыр сынаулар кичерде... “Башкортстан Республикасында сугыш чоры балалары турында”гы закон 2021 елның маеннан гамәлгә керер дип планлаштырабыз. Бюджет керемнәре арткан саен ярдәм күләмен арттырачакбыз”, – дип язды. 25 мартта закон кабул ителде.
Законда 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр туган башкортстанлыларга “Сугыш балалары” статусын бирү, медицина ярдәме алуга өстенлекле хокук тудыру, Башкортстан Башлыгы Указы белән билгеләнә торган бер тапкыр бирелә торган түләү кебек социаль ярдәм чаралары каралган.
Закон проекты авторларының берсе, Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Римма Үтәшева әйтүенчә, сугыш чоры балалары дип, 1927 елның 22 июненнән алып 1945 елның 3 сентябренә кадәр туган һәм республика территориясендә даими яшәүче гражданнарны санала. Депутат фикеренчә, сугыш чоры балаларына махсус хокукый статус бирү, аларны социаль яклау – аларның ил үсешенә керткән өлешен тану ул.
Республикада 1945 елның 3 сентябренә кадәр туган 189 мең 155 кеше яши. Аларның 93 проценты төрле социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Ә 13 мең 240 кеше моңарчы ташламалы категорияләрнең берсенә дә керми иде.