Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2021, 10:47

Сугыш ветераннарына нинди льготалар бар?

Ветераннарга пенсия түләүдәге, социаль хезмәтләр күрсәтүдәге, өстәмә акча белән тәэмин итүдәге яңалыклар – сайтта.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган «Страховка пенсияләре турында» һәм «Дәүләт пенсия тәэминаты турында» федераль законнары нигезендә гамәлгә ашырыла. Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга, хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең яңадан никахка кермәгән тол хатыннарына Пенсия фондында ике пенсия: картлык һәм инвалидлык буенча дәүләт пенсиясен бер үк вакытта алу хокукы бирелде. Шулай итеп, Башкортстан Республикасында 981 кеше ике пенсия ала, уртача түләүләр 38,2 мең сум тәшкил итә.
Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга шулай ук айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) билгеләнгән. 2021 елның 1 февраленнән ЕДВ күләме 4,9 процентка индексацияләнгән: сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышы инвалидлары, инвалидлык төркеме булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен ул – 5838,02 сум, Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен ул 4378,49 сум тәшкил итә.
Айлык социаль хезмәтләр җыелмасы исә ветераннар өчен аена 1211,66 сум тәшкил итә. Шуның 933,25 сумы – дару сатып алуга, 144,37 сумы – шифаханә-курорт дәвалавына, 134,04 сумы – шәһәр яны тимер юлында һәм шәһәрара транспортта йөрүгә тәгаенләнгән.
Моннан тыш, сугыш инвалидларына, сугышта катнашучыларга һәм фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына ай саен 1 мең сум күләмендә өстәмә акча (ДЕМО) бирелә. Сугышта һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына, концлагерь тоткыннарына , блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә ай саен 500 сум акча түләнелә. Башкортстан Республикасында ДЕМО алучылар саны 2989 кеше тәшкил ите.
Фото: mzgazeta.ru
Читайте нас: