Машина йөртү таныклыгы алу курсында укып йөргән Гамилә дәрестә көтмәгәндә:
– Ах, сволочь, паразит, – дип кычкырып җибәрде.
– Миңа әйтәсезме?, – дип гаҗәпләнде мастер.
– Юк, сезгә түгел, иремә.
– Ах... – дип хатын ике кулы белән башын тотып уйга калды.
– Нәрсә булды сезгә? – дип сорады мастер аптырап.
– Моңа кадәр надан булганымны аңладым. Ирем водитель булып эшли. Моннан егерме ел элек ул мине КАМАЗына утыртып печән чабырга алып китте. Урман, таулар арасындагы юлдан барганда, алда сәнәк, тырма тоткан бер хатын күренде. Барып җиткәч таныдык, ул күрше авылдагы Мөнирә исемле яшь хатын булып чыкты. Аны утыртып алдык. Тагын да куерак урманга кергәч, машина үгез кебек акыра башлады, ә үзенең тизлеге юк. Ирем газга басып интекте, интекте дә, машинаны юлдан читкә чыгарып, текә генә таулы урынга туктаты.
– Машинаның кардан валы өзелеп двигательгә килеп тыгылды. Ремонтлап алырга кирәк. Менә шушы тормоз педаленә аягың белән нык итеп басып утыр. Мин машина астына кереп кардан валын төзәтәм. Аягыңны педальдан алма. Алсаң, машина тау түбән тәгәрәп, минем тәгәрмәч астында торып калуым бар, – диде дә, мине үз урынына утыртып чүкечен, ачкычларын тотып машина астына кереп китте. Шак-шок чүкеч белән суккан тавыш ишетелә.
– Берүземнең кардан валын күтәрергә көчем җитми, Мөнирә, син миңа ярдәм итә алмассыңмы? – дип теге хатынны чакырып алды. Алар икәүләшеп төзәттеләр, ә мин педальгә басып утырдым. Менә хәзер укып, техниканы аңлагач, иремнең машина астында ничек “кардан валын” төзәтүен аңладым, – диде Гамилә.