Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 апрель 2021, 21:46

Гәзитләргә язылу күрше төбәкләрдән ике тапкырга кыйммәт

Бар авылга да интернет килеп җитмәгән. Булганнарында да бар халык интернетта утырмый, аеруча өлкән буын. Шуңа басма матбугат яшәячәк әле.

“Республика журналистларында мин партнерларны һәм көрәштәшләрне күрәм, сезнең берлектә 1600 әгъза, бу зур көч. Массакүләм мәгълүмат чаралары ташкыннар булсынмы, әллә коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясау буенча аңлату эшләре алып барумы, республика халкы арасында иң мөһим мәсьәләләрне күтәрә. Русиядә милли проектларны гамәлгә ашыруны яктырту буенча алдынгы урыннарны били”, диде Радий Хәбиров һәм ярдәм итәргә ышандырды.
“Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, язучы, филология фәннәре кандидаты Дилбәр Сөләйманова:
“Күпләр мондый чараның әлегә кадәр узмавын, эшлекле тәкъдимнәр күп булуын искә алып форумга уңай бәя бирде. Милли журналистика, атап әйткәндә, һөнәри белем алу мәсьәләсе күтәрелде. Башкорт дәүләт университетында 2014 елдан алып башкорт һәм татар журналистларын әзерләү бетерелгән иде. Аны булдыру күтәрелде. Әйтергә теләгән фикерләр әйтелде, Язучылар берлеге корылтайларындагы кебек тарткалашлар булмады. Баймак журналистлары гәзиткә язылу бәясе югары булуын күтәрде. Аларның гәзитенә язылу 1100 сум булса, күрше өлкәләрдә хәтта төсле гәзитләргә язылу 500 сум гына икән. Белгечләр бәяләрне төшерү табышка зыян китерә дип аңлатты. Республика җитәкчесе, аеруча, пандемия чорында журналистларның зур эш башкаруын билгеләде. Без хакимияткә кирәк икәнлегебезне аңладык. Гомумән, форум эшлекле узды”, диде Дилбәр Сөләйманова.
Краснокама районының татарча нәшер ителүче “Краснокама таңнары”, Башкортча чыгучы “Курай” гәзитләре мөхәррире Ирина Вәлиева:
“Мин секция эшендә гәзитне версткалау авырлыклары турында сөйләдем. Безне укыту узмый, программалар җитешми, шул турыда сөйләдем. Без Петербургтагы бер компания белән аралашып дизайн буенча ярдәм алдык. Алардан автомат рәвештә верстка ясаучы программа сатып алдык. Шулар үзебездә бушлай булсын иде ул.
Милли журналистика яшәячәк дип уйлыйм. Чөнки бар авылга да интернет килеп җитмәгән. Булганнарында да бар халык интернетта утырмый, аеруча өлкән буын. Шуңа басма матбугат яшәячәк әле. Хәтта кыйммәт хаккка да алдыручылар бар һәм булачак. Ләкин аларны таратуда проблемалар бар. Почта таратучылар өйдән-өйгә кереп гәзит-журнал таратуны авыр эш итеп саный. Аларны кыскартып бетерделәр, хезмәт хаклары аз, ә таратасы авыллар зур. Почтага тәэсир итә алмыйбыз. Дөрес, Радий Хәбиров махсус утырыш уздырып, бу проблемаларны тикшерәчәкләрен әйтте”, диде Ирина Вәлиева.

Фото: glavarb.ru/rus/press
Читайте нас: