Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2021, 12:15

Русия почтасы заманча эшли

Башкортстанлылар хат язышырга ярата икән. Былтыр безгә килгән һәм читкә җибәрелгән хатлар 67 миллион данәдән артып киткән.Фотода: Башкортстан Республикасының Федераль почта элемтәсе идарәсе директоры Ирек ГАЛИМОВ.

Ирек Галимов 1959 елда Дәүләкән шәһәрендә туган. Куйбышев элемтә политехникумын, Куйбышев электротехника элемтә институтын, читтән торып Бөтенрусия финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын 1981 елда электромеханик буларак башлый. 2010 елдан – Башкортстан Республикасының Федераль почта элемтәсе идарәсе директоры. Русия Федерациясенең элемтә мастеры, Башкортстан Республикасының атказанган элемтәчесе.
– Хөрмәтле Ирек Миңневәлиевич, үткән ел йомгаклары белән канәгатьсезме?
– 2020 елның төп нәтиҗәләре шунда: Русия почтасының санлы һәм дистанцион сервисларыннан, курьер хезмәтеннән файдалана башлаучы башкортстанлылар саны шактый артты. Русия почтасының мобиль кушымтасыннан актив файдаланучылар 100 000гә якынлашты. Безнең компания курьерлары республика халкына 200 000нән артык посылка тапшырган, бу, 2019 елдагы белән чагыштырганда, өчтән бер өлешкә күбрәк. Мондый хәл – Русия һәм дөнья өчен хас гомум тенденция. Почтаның традицион оператордан санлы почта-логистика компаниясенә әверелүе инде берничә ел дәвам итә. Санлаштыру компания эшчәнлегенең барлык өлкәләренә этаплап керә. Бу тенденцияне COVID-19 пандемиясе тагын да көчәйтеп җибәрде.
Шул ук вакытта республика халкы өчен традицион почта хезмәтләре дә актуаль. Узган елда республикага килгән һәм аннан читкә җибәрелгән хатларның гомум саны 67 миллион данәдән артып киткән. Моннан тыш, без Башкортстанда яшәүчеләргә 8 миллион посылка һәм вак корреспонденция, 46 миллион данәгә якын гәзит һәм журнал илтеп тапшырдык, почта аркылы акча җибәрү яисә күчерүләр 9 миллионнан артык.
Былтыр Уфа янында яңа логистик почта үзәге төзелеше башланды. Монда, 15 мең квадрат метрдан артык мәйданда, яңа җиһазлар ярдәмендә Русия почтасы хезмәткәрләре эчке һәм халыкара посылкаларны эшкәртәчәк. Яңа логистик үзәк бу елның 3нче кварталында эшли башлаячак. Аны эшләтеп җибәрү төбәктә 650дән артык заманча эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк, ә Башкортстанның почта логистикасына инвестицияләрнең гомум күләме 1,6 миллиард сумнан артып китәчәк.
– Коронавирус пандемиясе хат ташучылар, почта бүлекчәләре эшенә тагын нинди төзәтмәләр кертте?
– Һичшиксез, пандемия төбәктә почта эшенә зур йогынты ясады. Эпидемия башлану белән илнең почта элемтәсе бүлекләре клиентларга хезмәт күрсәтүне өч көнгә (30 марттан 1 апрельгә кадәр) туктатып торды. Әмма хәтта бу чорда да юлламаларны эшкәртү һәм илтү, матбугат басмаларын тарату өчен әзерләү һәм башка процесслар туктатылмады. Моннан тыш, узган елның җәендә республиканың 40 почта бүлеге җиде көнлек эш атнасына күчте.
Шуның белән бергә, безнең клиентлар һәм хезмәткәрләребезнең хәвефсезлеге өчен без элемтә бүлекләрендәге контактларны минимумга җиткерергә тырыштык. Әйтик, пенсиясен почта бүлекчәсенә килеп алучы клиентларыбызга да узган елның апрелендә пенсияләрен өйләренә илтеп тапшырдык. Әмма иң мөһиме – без дистанцион сервисларыбызны максималь рәвештә кулланырга һәм почтага шәхсән килмәү мөмкин булмаган очракларда, хезмәт күрсәтү вакытын кыскартырга тырыштык.
– Ә бу ничек мөмкин булды?
– Почта бүлекчәсенә килү вакытын онлайн-броньлау мөмкинлеге бар. Тагын бер мисал – гади электрон имза (ПЭП). Клиент аны теркәткән очракта, посылканы яисә заказлы хатны алу өчен паспорт күрсәтеп, белдерү бланкын тутырып мәшәкатьләнми, операторга СМС-хәбәрдә килгән кодны гына әйтә. Бүген бу сервистан безнең республикада яшәүче 980 меңнән артык кеше файдалана да инде.
Узган елда Башкортстанга онлайн-посылкалар аннан алдагы елга караганда 2,7 тапкыр күбрәк җибәрелгән. Аннан, безнең кушымтада клиентлар өчен маркетплейс бар, ул товарларны goods.ru сайтыннан сатып алу мөмкинлеген бирә.
Онлайн сатып алучы клиентларның аудиториясе Русиядә генә дә 10-12 миллион кешегә арткан. Ягъни без бу үзгәрешләргә әзер булып чыктык.
Безне, журналистларны, матбугат басмаларының язмышы борчый. Почта хезмәте федераль, республика, район басмалары тиражларын саклау һәм арттыру белән кызыксынамы?
– Әлбәттә, без матбугатка язылу үсеше белән кызыксынабыз – бу безнең бизнесның мөһим өлеше. Әмма кешеләр хәзер мәгълүматны гәзитләрдән түгел, ә Интернеттан алуны өстенрәк күрә. Ләкин басма сүз балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү, урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын сыйфатлы итеп оештыруда әһәмиятен югалтмый. Башкортстанда матбугат басмалары тиражының яртысыннан артыгы – үзәк басмаларыныкы, 30 процентка якынын – район һәм шәһәр, тагын 20 процентка якынын республика басмалары тиражы тәшкил итә. Гәзит һәм журналларга язылу тиражлары кимү тенденциясенә карамастан, Башкортстанда матбугат басмаларын күбрәк алдыра башлаган районнар да бар. Мисалга, Борай районында тиражларның тотрыклы артуы күзәтелә.
– Гомумән алганда, гәзит-журналларга язылу институтын саклап калу өчен почта хезмәте үз ягыннан нинди чаралар күрә?
– Теләсә нинди хезмәтне алга этәрүнең иң нәтиҗәле алымнарының берсе – аны мөмкин кадәр уңайлы итү. Язылу кампаниясе дә искәрмә түгел. Бүген вакытлы матбугатка почта бүлекчәсендә яисә өйдә хезмәт күрсәтүче почтальон ярдәмендә, Русия почтасы сайтында яисә мобиль кушымтасында язылырга мөмкин.
Шулай ук Русия почтасы берничә тапкыр ташламалы декадалар игълан итә, ул чорда гәзит-журналларга арзанрак бәягә язылып була. Бөтен җыелган тиражның 48 проценты нәкъ менә шундый чорларга туры килә. Димәк, бу – нәтиҗәле чара.
Моннан тыш, Русия почтасы инде күп еллар “Игелек агачы”дигән хәйрия акциясе уздыра. Анда катнашып, теләгән һәр кеше балалар, картлар йортларына, мәдәният оешмаларына гәзит-журналлар яздырып бүләк итә ала. Шул рәвешле, вакытлы матбугат безнең көндәлек тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше генә булып калмый, аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм дә итәбез.
– Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ирек Миңневәлиевич! Сәламәтлек, тынгысыз һөнәрегездә уңышлар телибез.
Әңгәмәдәш – Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.
Читайте нас: