Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 апрель 2021, 21:38

Алтын “гаишник”

Уфада бер “гаишник” 44 миллион сумлык күчемсез милек һәм кыйммәтле машиналар сатып алган.

Бу “алтын гаишник” байлыгын туганнары исеменә яздырган.
Ул Башкортстанның ЮХХДИ районара теркәү-имтихан бүлегенең элеккеге башлыгы Илдус Шәйбәков.
Бу хәл узган елның октябрендә ачылган иде. Шәйбәков автомобильләрне техник тикшерү актларына ялган белешмәләр керткәндә, аларны тикшермичә, шулай ук автомобильне хуҗасы ризалыгыннан башка теркәүдә шикләнеп тоткарланган иде.
Тикшерү үткәргәннән соң, ул эчке эшләр органнары мундирына тап төшергәне өчен эштән азат ителде.
Илдус Шәйбәков үзе эштән китүе белән катгый килешми һәм хәтта республика Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә аны вазифасында торгызуны, әхлакый компенсация өчен 50 мең сум акча түләтүне таләп итеп судка бирә. Ләкин таләбе канәгатьләндерелми.
Соңрак республика прокуратурасы тикшерүгә кушылгач, тагын да кызыклырак детальләр ачыла.
Берничә ел эчендә 50 яшьлек Илдус Шәйбәков Уфада гомуми мәйданы 700 метрдан артык булган өч офис, элиталы коттедж бистәсендә җир участогы булган иркен фатир һәм шәһәр читендә йорт, шулай ук ике кыйммәтле джип сатып алган. Күчемсез милек һәм машиналарның гомум бәясе 44 миллион сумнан артып киткән.
Шул ук вакытта ул сак эш иткән: офис һәм фатирларны якын туганнарына яздырган. Дәүләт файдасына милекне яшерү буенча гражданлык эшендә хәзер барлыгы 6 кеше катнаша.
50 яшьлек Илдус Шәйбәков билгеле шәхес. Ул 1994 елның июленнән органнарда хезмәт итә, анда кече, урта һәм өлкән җитәкче составында эшли. 2017 елның февраленнән ул районара теркәү-имтихан алу бүлеген җитәкли. Мәгълүмат чараларында даими чыгыш ясап һәм машина йөртү хокукларына имтихан тапшырырга җыенучыларга киңәш биреп торган иде.
Күптән түгел машина йөртү хокугы турында таныклыкка имтихан тапшыручыларны кабул итүче биш инспектор да кулга алынган иде.

Фото: mkset.ru
Читайте нас: