Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель 2021, 22:45

Аналы-уллы танышларын үтереп яшергәннәр

Республиканың Хәйбулла районында 44 яшьлек Галина Пономареваны үтерүдә шикләнүчене ачыклаганнар. Галина 2018 елның ноябрендә югалган иде.

Башкортстанның Хәйбулла районы Бүребай авылында 44 яшьлек Галина Пономареваның югалуы турында мәгълүмат 2018 елның 5 декабрендә социаль челтәрләрдә пәйда булган иде. Хатын-кыз өеннән 2018 елның 24 ноябрендә бер галош һәм халатта чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. Кич белән шул ук көнне аны җирле халык күрә, тик бераздан аның эзе югала.
Галинаны волонтерлар, авыл халкы, полиция һәм коткаручылар эзли. Әмма ул суга төшкән кебек юкка чыга.
Туганнары ярдәм сорап хәтта экстрасенсларга да мөрәҗәгать иткән, аларның бер өлеше Галина исән, ә бер өлеше үлгән, үтерелгән, дип белдергән.
Ике ел ярымнан соң тикшерүчеләр Галинаны таба, ул башта үтерелгән, аннары көчләнгән булып чыга.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, Галина югалган көнне Бүребай авылында дус кызында кунакта була. Алар икәү сыйланып утыра, соңрак хуҗабикәнең 25 яшьлек улы кайта. Ул төнен Галинага аның белән интим мөнәсәбәткә керергә тәкъдим итә, тегесе баш тарта. Хуҗабикәнең улы башта хатынны буып үтерә, ә аннары үз ниятен тормышка ашыра.
Әнисе бу хәл турында белгәч, мәетне сарайга яшерергә, ә аннары чүплеккә чыгарырга ярдәм итә.
Бүгенге көндә мәрхүмнең гәүдәсе табылган һәм суд-медицина тикшеренүенә җибәрелгән. Тикшерүчеләр кылынган җинаятьнең барлык нечкәлекләрен ачыклауны дәвам итә. Җинаятьче үз гаебен таный.
Һәрвакыттагыча эчкелек яхшылыкка алып килми.

Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: