Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2021, 10:15

Уңышлы проект

Бер төркем шагыйрәләребез “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” проекты белән Казан шәһәренә сәфәр кылды. Быел, оешманың булдырылуына 20 ел тулганда, проект янә сәхнәгә менде.

Шигъри сүз, ярсу хисләр, тирән тойгылар... Алар беркемне дә битараф калдырмый. Күңеленең иң нечкә кылларын чиртә дә, безне көндәлек мәшәкатьләрдән арындырып, нәфис әдәбият иленә әйди. Бер төркем шагыйрәләребезнең “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” проекты белән Казан шәһәренә шигъри сәфәре дә шул максаттан уйланылды. Сәфәрдә катнашкан шагыйрәләрнең һәркайсысы – иҗаты белән танылудан тыш, актив җәмәгать эшчәнлеген дә алып баручы уңган-булган ханымнар. Чараны оештыруга Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Морзакаева күп көч салды. Әлеге әдәби-музыкаль проект – уңышлы башлангычларның берсе, һәм быел, оешманың булдырылуына 20 ел тулганда, ул янә сәхнәгә менде.
Сәфәр программасы бик тыгыз иде. Шагыйрәләр иртән “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексына юл тотты. Урамнан керүгә үк шунысы күзгә чалынды: редакцияләр урнашкан бинага заманча, зәвыклы ремонт ясалган, бүлмәләр якты, җылы. Тәүге очрашу “Сөембикә”, элекке “Азат хатын” журналы редакциясендә булды. Баш мөхәррир Лариса Маликова, редакция хезмәткәрләре Рәмзия Кашапова, Гөлнур Хәсәншина (Сафиуллина) һәм башкалар иҗат яңалыклары белән уртаклашты. “Мәдәни җомга” гәзитенең баш мөхәррире Вахит Имамов, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов, җаваплы сәркатиб Ландыш Әбүзәрова яңа әсәрләр турында сүз тотты. Мәсәлән, “Казан утлары” журналында тираж артудан кергән керемне популяр чәчмә әсәрләрне китап итеп бастырып сатуга юнәлткәннәр. Китаплар ике мең данәдә, юка тышлык белән бастырыла, бәясе кыйммәт түгел. Мисалга, Нәбирә Гыйматдинованың китабы ике атнада таралып беткән. Әйткәндәй, якташларыбызның иҗатына игътибар зур. Марат Кәбировның “Киллер”, Хисаметдин Исмәгыйлевның “Никах” китаплары шул рәвешчә дөнья күргән. Киләчәктә Кәрим Караның повестьларына тукталырга уйлыйлар.
Чираттагы очрашу Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясендә булды. Анда уфалылар алдында телерадиокомпания директорының радио буенча урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтов, журналистлар Нәсим Акмал һәм башкалар чыгыш ясап, үз һөнәрләренең нечкәлекләре белән таныштырды. Раил Садертдинов якташыбыз, шагыйрь Нурлан Ганиевның иҗатын күзәтеп баруын, шигырьләрен радиодан даими яңгыратуларын әйтеп үтте.
Аннан инде гүзәл затларыбыз Бөтендөнья татар конгрессы бинасына юнәлде. Бу бина да бик күркәм. Уфалыларны конгресның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев сәламләде, оешманың тарихы һәм бүгенге эшләре турында сөйләде. Якташыбыз, “Дөнья” студиясенең баш мөхәррире Римзил Вәлиев онлайн очрашуларны ешрак үткәрергә тәкъдим итте. Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгыш ясап, төрки хатын-кызларга арасындагы дуслык хакында, соңгы чорда декоратив сәнгать төрләренә игътибар көчәюен, дисбе ясаучы, сөлге чигүчеләрне барлауларын сөйләде.
Алдагы тукталыш Татарстан Язучылар берлегендә иде. Берлекнең яңа сайланган рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла кунакларны ишек төбенә үк чыгып каршы алды. Очрашуда рәис урынбасары Илсөяр Ихсанова, берлек әгъзалары Нәҗибә Сафина, Фирүзә Җамалетдинова, Шәмсия Җиһангирова, Фәйрүзә Мөслимова, Рифә Рахман катнашты. Татарстанның халык шагыйре, шушы көннәрдә 80 яшен билгеләүче Рәдиф Гаташ исә якташларын Казанга килеп төшүләренә үк китаплар, күчтәнәчләр күтәреп каршы алып тора иде инде. Берлектәге сөйләшүдә иҗат яңалыклары, китап нәшер итү проблемалары кузгатылды.
Кичен шагыйрәләр Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрына юл тотты. “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” әдәби-музыкаль программасы, гадәттәгечә, шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды. Шигырьләрне авторлар үзләре сәнгатьле укып, алар язылган сүзләргә язылган җырлар да яңгырагач, тамаша бик ихлас, җанлы килеп чыга, тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә. Белүебезчә, күршеләрдә мондый әдәби проект юк әле.
Бу сәфәрдә катнашкан шагыйрәләребезне барлап үтик. Аларның барысы да диярлек – Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары, һәммәсенең берничә шигъри җыентыгы нәшер ителгән. Шул ук вакытта һәрберсе – үзенчәлекле шәхес.
Лилия Сәгыйдуллина – филология фәннәре кандидаты, БДУ доценты. Аның башлангычы белән БДУ да инде берничә ел рәттән “Туган як шигърияте” сәнгатьле һәм “Җанлы сүз” әдәби конкурсслары үткәрелә. Яшьләрне әдәбиятка, нәфис сүзгә бәлеп итүче бәйгеләрнең әһәмияте бик зур. Моннан тыш Лилия Сәгыйдуллина Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе утырышларында даими катнаша, башлап язучыларга төпле киңәшләрен бирә, тәнкыйди фикерен әйтә.
Халисә Мөдәрисова – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бихисап шигъри җыентык, берничә чәчмә әсәр авторы. Радио-телевидениедә шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар даими яңгырый. “Бәйге хакы” повесте буенча иҗат ителгән “Бәхет хакы” спектакле Мәҗит Гафури исемендәге академия драма театры сәхнәсенә зур уңыш белән бара.
Альбина Хәлиуллина – филология фәннәре кандидаты, М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре. Альбина ханым тырышлыгы белән дөньяга чыккан иҗтимагый проектлар бихисап: “Балкыш” республика әдәби конкурсы, Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин иҗатына багышланган “Ике аккош”, “Бәлеш-фест”, “Белек” һәм башкалар. Башкортстан прозаиклары һәм тәнкыйтьчеләре иҗатын яктыртучы “Туган як әдипләре” әсбабының автордашы, байтак тәнкыйть мәкаләләре авторы да ул.
Ләйсән Кәшфи – филология фәннәре кандидаты, Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты. “Кызыл таң” гәзитендә эшләгән чорда аның бихисап тәнкыйть мәкаләләре басылып чыкты, алар “Иҗат диңгезендә ниләр бар?” исемле электрон җыентыкка тупланып дөнья күрде. Ләйсән Әмировнаны “Туган тел” телеканалының «Балкыш» тапшыруында да еш күрәбез. Эшкуарлык белән дә шөгыльләнә, күпереп пешкән бавырсаклары туй-табыннарның, милли чараларның түрендә.
Халисә Мөхәммәдиева – озак еллар татар телендәге “Рәйхан” телевизион тапшыруының алып баручысы булды, Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре. Уфада “Рәйхан” клубын оештырып җибәрде.
Рафига Усманова – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, матбугатта даими чыгыш ясаудан тыш, үз туган районы Борайда әдәби иҗат түгәрәге өчен җан ата, мәктәпләрдә әдәби чаралар үткәрә. Мәктәп укучылары өчен үз исемендәге әдәби премия булдыручы.
Фәүзия Гайзаман – берничә үзнәшер шигъри җыентык, җыр сүзләре авторы, “Затлы Сәхибҗамаллар” вокаль төркемен оештырды, “Сәхибҗамал” оешмасының иң актив әгъзасы.
Программаны алып баручылар да осталарның осталары иде. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татар әдипләре берләшмәсе рәисе Нурлан Ганиев сүз алса, телендә былбыллар биетә. Ул, аеруча хисле итеп, берничә шигырен тамашачыга тәкъдим итте. Зәлия Ахунова исә – “Шәрык” радиосының тәҗрибәле дикторы, республика “Нәүрүз гүзәле” конкурсын оештыручы, шигъриятка, әдәбиятка гашыйк шәхес.
Сәхнәдә шулай ук якташ җырчылар Илнур Вәлитов, Резеда Сабитова, БДУ студенты Алсу Әбдиева чыгыш ясадылар. Шагыйрәләребезнең сүзләренә язылган җырларны Айдар Габдинов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Алсу-Фәридә дуэты һәм башка җырчылар башкаруы кичәгә тагын да ямь өстәде. Халисә Мөдәрисовага Һади Такташ исемендәге әдәби премия тапшырылу исә күңелдә горурлык хисләре уятты. Казан тамашачысы һәр чыгышны яратып кабул итте. Нечкә хис-тойгыларга, ялкынлы сүзгә мул булды шигъри кичә. Яткан таш күгәрә, йөргән таш шомара, дигәндәй, уңай тәэссоратларга баеп, күңелләрендә илһам тулпарын биетеп, шагыйрәләребез туган Башкортстанга юл алды. Ышанам ки, аларның иҗатлары тагын да ачылыр, әдәбиятыбызны яңа гүзәл сәхифәләргә баетыр.
Фотода: "Сәхибҗамал"лар "Сөембикә"дә кунакта.
Читайте нас: