Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2021, 21:30

Укытучы укучының маңгаена “икеле” куйган

Укытучы “икеле”не кызның альбомына куймакчы була, ләкин укучының альбомы өйдә торып калган булып чыга. Шуңа укытучы билгене кызның маңгаена куя.

Башкортстанның Күмертау шәһәрендә шаккатыргыч хәл булган иде. Рәсем укытучысы беренче сыйныф укучысына “икеле” куйган, тик дәфтәргә дә, сыйныф журналына да түгел, ә баланың маңгаена. Укучы кыз мәктәптән кайткач бу хакта әти-әниләренә сөйли, ә тегеләре, үз чиратларында җәмәгатьчелеккә тарата.
Укытучы “икеле”не кызның альбомына куймакчы була, ләкин укучының альбомы өйдә торып калган булып чыга. Шуңа укытучы билгене кызның маңгаена куя. Укучылар сыйныфташларын якламый, көлешеп утыра. Беренче сыйныф укучысыннан яклау көтәргә дә кирәкмидер инде. Тәнәфестә кыз маңгаендагы билгене юып төшерә.
Башкортстан прокуратурасы әлеге эшне тикшерә башлаган иде, прокуратураның матбугат хезмәте хәбәренә караганда, педагог үз теләге белән эштән киткән.
Бу педагогның үз гамәлләре белән укучы хокукларын, мәгариф турындагы канун таләпләрен бозуы һәм баланың дәрәҗәсен төшерүе дип бәяләнгән.
Кыз әлеге хәлне гомере буе оныта алмас инде. Укытучы да кызганыч, ул эшсез торып калган. Бәлки аның “үз теләге” белән эштән китүенә юл куймаска кирәк булгандыр?

Фото: news.myseldon.com
Читайте нас: