Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2021, 21:17

МИҢНЕЯР АБЗЫЙ – СИХЕРЧЕ

Шулвакыт теге малай, тотынды бит әй эт булып өрергә.

Арып-талып машина белән Уфадан кайтып киләм. Җитмәсә, машинам, йончып беткән ат кебек, төчкерә дә пошкыра. Искенең иске инде. Авылда яшәп юньле машина алып буламыни? Шәһәрдә яшәгәннәрнең иске-москысын сатып алабыз да, машинабыз бар дип кәпрәеп күкрәк кагабыз. Машинам шулай киреләнгәнгә кәефем бөтенләй кырылып, төрле күңелсез уйлар белән үзебезнең Эстәрлебаш юлларына килеп борылганда, көн бөтенләй хәлсезләнеп кичкә авышты. Исән-имин, яктыда кайтып җитеп буламы, юкмы? Җитмәсә, юлда бер бәндә кул күтәрә. Үзем җәяү Стәрлебаш юлларын әз таптамадым. Туган авылда башлангыч мәктәп кенә булганга, калган сыйныфларны шушы юлларда титакладым. Шуңа да җәяүле кешенең хәлен яхшы беләм. Кәеф бик шәп булмаганлыктан, теләр-теләмәс кенә туктадым. Бәрәкалла, ярый әле туктаганмын. Бу бит үзебезнең Миңнеяр абзый түгелме соң? Үтеп китсәм, бик тә оят буласы иде. Без бит авылдашлар. Бу абзыйны бәләкәйдән үк беләм. Алтын куллы, җор телле, бик шаян кеше. Эшләмәгән эше, белмәгән һөнәре юк. Әле дә машинага утырып та өлгермәде, исәнлек-саулык, хәл-әхвәл сорашу белән төрле кызык-мызык хәлләр сөйләп күңелне күтәреп тә җибәрде. Аның белән сөйләшеп кайта торгач, үзем яшәгән Кайраклы авылына кайтып та җиттек. Миңнеяр абзый авылына илтеп куюымны үтенеп сораса да, ай-ваена карамый үзебезгә куна алып киттем. Китми ни, абзый бит бик тә үзенә бер төрле, үзенчәлекле кеше. Урысчалап әйтсәк бик “уникаль” шәхес.
Без юл тузаннарын каккалап, кул-битне чайкап алырга да өлгермәдек, хатыным чәй әзерләп, безне табын янына чакырды.
Без шулай бергәләшеп сөйләшә-сөйләшә баллап-каймаклап чәйләп утырабыз. Менә шулай бик мәслихәт кенә сөйләшеп утыра торгач, сүз үзеннән-үзе авылдашларның кушаматларына барып терәлде. Башка якта ничектер, әмма безнең авылда һәр кешенең кушаматы бар. Кайберәүләрнең хаттә берничә. Халык бер-берсе белән үчекләшә башласа, бик кызык хәлләр туа. Читтән килгән кеше һич тә аңламый. Мәсәлән, Черки кушаматлы авылдашларны черки талагандагы кебек кыланып, битенә кунган черкине куып я үтергән кебек хәрәкәтләр ясап, битеңә суккаласаң, аның кушаматын шунда ук аңлап алалар. Алар инде үз чиратында сине дә буш калдырмый. Ә авылда кушаматларның ниндие генә юк. Бөтен йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар исемен очратырга мөмкин.“Табагач”, “Тәгәрмәч”, “Каты баш” кебек җансыз әйберләр дә кушамат булып чәпәлә. Миңнеяр абзый миннән күпкә олы, шуңа да авылдашларның һәрберсенә кушамат тагу тарихын әйбәт белә. Шуннан бер җаен туры китереп:
– Миңнеяр абзый, ә менә сиңа ни эшләп “ Бурзай” дигәннәр? – дип сорап куйдым. Ул көлемсерәп куйды да, тарихын сөйләп алып китте:
–Тәүдә алай түгел иде. Тәүдә мин “Сыерлар” нәселенә керә идем. Аннан соң гына “Бурзай” дип куштылар. Монысын сөйли башласам, бик озакка китә. Иң кызыгы, мин сезгә үземнең ничек итеп чак Сихерче-гипнотизер кушаматын ала язуымны сөйлим әле.
Үзең беләсең бит, элек урак өсте җиттеме, шәһәрдән авылга ярдәмгә дигән булып студентларны, эшчеләрне колхозга китерәләр иде.
Ул елны иген бик уңды. Авылда һәркем исәптә. Хәтта пенсиядәге апа-абзыйлар да, мәктәп балаларына кадәр кулдан килгәнчә ындыр табагында ярдәм итәләр. Басудан игенне машиналар ташып өлгертә алмыйлар. Ындыр табагында да иген хәтсез җыелды. Тазартып складларга озатып өлгертергә кирәк. Бөтен җаваплылык минем өстә, чөнки мин – мөдир. Ә теге шәһәрдән килгән кызлар-егетләрне һич тыңлатып булмый. Эшләмиләр. Эш кушсаң, үзең карап торган чакта селкенгән булалар да, чак кына артыңа борылдыңмы, бетте, баралар да утыралар. Түземлегем бетте. Боларны ничек эшләтергә? Авыл яшьләре булса, пыр туздырып әрләп ташлар идем. Даруы шунда. Я булмаса, әти-әниләренә әйтер идем. Монда бу тактика барып чыкмый. Ни эшләргә? Шулай бер-ике көн уйланып, баш ватып йөрдем һәм тәки таптым бит, малай.
Төш узган чак. Авыл хатын-кызлары мәш килеп басудан кайткан игенне тазарталар. Бала-чагалар ындыр табагын себереп, машина бушата. Ә теге шәһәр ялкаулары юклар. Склад-амбар эчләрен дә карап чыктым, күренмиләр. Тавышларыннан шәйләп алдым. Бер яшь кенә кыз бала иптәш кызларына бүген үзенең авырып торуы турында сөйли. Ә икенчесе, үзенә Сережа дигән егетнең күз салып аның өчен янып йөрүе турындагы сере белән уртаклаша. Әзерәк торгач амбарлар артына тегеләр янына бардым. Үләнгә сузылып ятканнар. Мин килә башлагач, ялт итеп сикереп тордылар. Күзләрен шардай итеп миңа карап торалар. Юк, һич тә тегеләрне тиргәмәдем. Бергәрәк җыелышып утырырга гына куштым.
– Йә,– дигән булам. – Авылда ничек, охшыймы? – дим. Болар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә тезеп алып киттеләр. Имеш, эш авыр, тузанлы һәм туеп беткәннәр. Мин тагы тегеләргә каршы җайлап кына үземнең тактиканы кулланам. Тавышымны әкренәйтеп һәм бик тә серле төс биреп:
– Әйдәгез, мин сезне өшкерәм, дога укыйм, – дим. Тегеләр тәүдә елмаешып бер-берсенә карашып алдылар. Күрәм, тегеләр миннән хихылдашып көлешә үк башладылар. Шуннан мин тегеләргә:
– Ә бит өшкерсәм, ару белмәячәксез. Мин дога укып өшкергән кеше ару-талуны белми ат кебек эшли,– дим. Ышанмыйлар. Боларга тагын да серлерәк һәм берәрсе тыңлап тормыймы дигән кебек як-ягыма каранып калдым да, тавышымны бөтенләй әкренәйтеп, пышылдап дигәндәй:
– Мин шулай ук кешеләрне дәвалыйм да. Бераз сихер дә беләм, – дим. Сизәм күзләрендә кызыксыну очкыннары чагылып китте.
– Күземә туры гына карагыз әле,– дигән булам. Бөтенесе дә күзләрен ялтыратып миңа текәлделәр. Мин тиз генә тегеләрнең күзләренә карап чыккан булдым. Карашымны бер егетнең ике каш арасына текәдем. Теге карый, мин карыйм, теге карый мин карыйм. Егетем түзмәде, карашын читкә борды. Миңа шул гына кирәк бит инде, тегеңә:
– Син, туганым, бәләкәй чагыңда, – дидем дә туктап калдым. Шуннан серле генә елмайдым да, кулны селтәп читтә утырган кызларның берсенә:
– Бар, сеңелем, фатирыңа кайт, ә иң яхшысы – медпунктка барып фельдшерга күрен,– дим. Йөзеннән үк күренеп тора, әзерәк чирләп торганы. – Ял ит, дарулар эч. Медпунктка бар,– дигән булам. Теге кыз бала кып-кызыл булды, карыша. Иптәшләре алдында уңайсызлана. Иптәшләре дә әйткәч, кайтырга булды. Мин инде хәлне кулдан ычкындырмас өчен, тиз генә ярым пышылдап әнидән өйрәнгән “Әлһәм догасы”н укыйм аркасыннан, башыннан сыпырам һәм:
– Иртәгә үк сау-сәламәт булырсың – дим.
Ә иптәш кызларының аптыравын күрсәгез икән. Күзләрендә шундый аптырау, шундый кызыксыну. Миңа ниндидер ихтирам, олылау белән карыйлар. Теге кызларның миңа олырак күренгәнен читкәрәк чакырып алдым да, иптәш кызының нинди чир белән авырып торганын әйтәм. Монысы аптыраудан бөтенләй авызын ябарга ук онытты. Ә егетләрнең кайберләре миңа һаман әзрәк ышанмыйча, шикләнебрәк карыйлар. Мин егетләрнең барысына берьюлы карап тордым да:
– Сергей, кил әле минем кырга,– дим. Үзем ул Сергей дигәннәрен белмим дә бит инде. Менә бер егет кыяр-кыймас кына минем яныма килеп басты. Үземә тагы серлелек пәрдәсе ябып, тегенең колагына пышылдыйм: – Әнә теге ике кызны күрәсеңме? Шуларның берсе сиңа бик охшый, ныгырак тырышсаң, үзеңә карата алачаксың,– дим. – Кирәк булса, үзем ярдәм итеп берәр дога укысам, артыңнан песи баласы кебек ияреп йөриәчәк,– дим. Егетем кып-кызыл булды. Моның кып-кызыл булганын башкалар да күрде.
Бетте. Хәзер бу шәһәр ялкаулары “пешеп өлгерделәр”. Болардан бау ишәргә була:
– Хәзер ышанасызмы? – дим. Араларында кайберләренең ышанып бетмәүләре шәйләнә. Шунда мин үземнең иң зур иң “козырь”ны чыгара башладым. Боларга сиздерми генә сәгатькә күз салам. Шуннан кояшка карап алган булдым. Нәкъ шушы вакытта ат караучы Мансур фураж алырга килергә тиеш. Ул шулай ике көнгә бер, үзе караган атларга фураж килеп ала. Аларның нәселен барысын да “Башмак” дип йөртә.
– Әйдәгез, алайса, бер кызык күрсәтәм,– дим шәһәр ялкауларына. Тегеләрне ияртеп складлар алдына чыгабыз. Мин капкага күрсәтеп:
– Менә шушы капкадан кем беренче булып килеп керә, шуны сихерлим. Карап торыгыз,– дидем дә, яшьләрне ияртеп бодай, арыш көшелләре кырына ук китереп бастырдым. Моннан Мансурның арбасына фураж төягәне миңа бик яхшы күренә. Ул да минем һәр ишарәмне әйбәт күрергә тиеш. Шунсыз барып чыкмаска мөмкин. Тегеләргә утырырга кушам. Минем бөтен кушканны берсүзсез үтиләр болар. Үзара пышын-пышын киләләр. Мин тегеләрне күрмәмешкә салышам. Ә ындыр табагында эш кайный. Авыл хатыннары үз эшләре белән мәшгуль. Бала-чагалар һаман мәш килеп машина бушаталар. Безгә игътибар иткән кеше дә юк.
Менә юлдан аты белән Мансур абзый да күренде. Арбасында бик шук, чая уртанчы улы да бар. Монысы минем өчен бөтенләй кулай. Теге бодай көшелендә утырган Сергей белән тагы ике егетне ияртеп барып, Мансурга фуражны кайдан тутырырга кирәклеген күрсәттем. Тегеләрне ияртеп йөрүемнең сәбәбе –Мансур белән алдан килешү булмавын күрсәтү өчен кирәк иде. Һәм без дүртәүләп яңадан калганнар янына килеп бастык. Мин түземсезлек белән көтеп утырган студентларга:
– Карап торыгыз, хәзер эт ясым мин алардан,– дим. Бик җитди, мин әйтер идем бераз ачуланыбрак та әле. Егет-кызларның бер-икесе һаман ышанмыйрак хихылдашып алдылар. Мин болардан берничә адым читкәрәк китеп бастым да, тегеләр ягына карап укынган булам. Ниһаять, Мансурның теге тик тормас малае мине шәйләп алды. Миңа шул гына кирәк. Тиз генә ике бармакны маңгайга куеп мөгез ясадым. Ә теге маңка малай белә. Мин аны гел шулай үртәп, кушаматының “Башмак” икәнен исенә төшерә идем. Шуңа өстәп, янәшәдәге торган электр баганасын башым белән сөзеп күрсәттем. Мине бик җитди күзәтеп торган студентларга үзем сөйләгән булам:
– Менә карап торыгыз, хәзер эткә әйләнәләр,– дидем дә, тагы дога укыган булып, багананы сөзә-сөзә берничә тапкыр әйләндем. Студентлар белмиләр бит инде минем тегеләрне үртәгәнне. Һаман мине күзәтәләр. Кайберләре генә ышаныр-ышанмас Мансур ягына караштырып алгалыйлар. Шулвакыт теге малай, тотынды бит әй эт булып өрергә. Минем шәһәрдән килгән эшчеләремне шаккатырып, һау да һау килә башлады. Янәсе шулай итеп мине үрти. Тавышы бик зәһәр чыга. Тора-тора бу малай бөтенләй кызып киттеп кырыенда торган капчыкларга теше белән эт кебек ябешеп тарткалый, килештереп ырылдый башлады. Мансур малаен туктатырга чамалап:
– Я җитәр, малай, тот капчыкларны. Тизрәк тутырыйк та китик, бетмәс монда Бурзайның үртәшүе. Эт белән, эт булма,– ди. Ул арада булмый бер-ике капчыгы авып китте. Тутырган фуражы җиргә сибелде. Монысы инде Мансурның бөтенләй түземлеген сындырып, чыгырыннан чыгарды. Ул әле малаен, әле мине әрли башлады. Ә теге маңка малай туктарга уйламый да. Тора-бара әтисе дә малаена кушылып өрә башлады. Мансур абзыйның тавыш бит хәлле, калын чыга, әйтерсең дә аучы Галиәкбәрнең теге бүре баса торган эте диярсең. Мин бик канәгать.
– Я ышандыгызмы? – димен студентларга. Хәзер миңа бөтенләй куркышып, шул ук вакытта гаҗәпләнеп, авызларын да ябарга онытып утырган егет-кызлар, бердәм: “Әйе, әйе” дип баш кына кагалар. Ә күзләре куркып аптыраудан чынаяк зурлык ачылган. Мин җиңүче кыяфәтендә тагы эт булып өргәннәр ягына борылам. Минем игътибарны күргән малай шул чакны эткә охшатып дүрт аягына басты. Шулай дүрт аяклап чабып ихата кырына килде дә, арт аягын күтәреп ихатага терәде. Янәсе дә эт булып ихата юешли. Бу кадәрен үзем дә көтмәгән идем. Шәһәрләр генә түгел, мин дә аптырап көлеп җибәрдем. Сихерче роленнән чыкмас өчен тегеләргә артым белән борылам. Мин артыма борылгач кына Мансур абзыйның улы бераз тынычлынып әтисенә капчыклар тутырыша башлады. Шул чакны ындыр табагына моторист Аязның килгәнен шәйләп алдым. Минем башта тагы бер кызык фикер туды. Җитди төс белән тагы студентларга борылам. Чөнки Аяз да бик үртәшергә ярата торган кеше. Туры килгәндә урамда очраган бер генә бала-чаганы да буш калдырмый. Мин уенны дәвам итеп, аптырашып һушлары китеп утырган студентларга:
– Анау килгән мужикны, теләсәгез, песигә әйләндерәм. Менә карап торыгыз хәзер мияулый башлый. Ә ана тегендәге ике баланы әтәч ясыйм,– дим. Үзем тиз үк Аязны сихерләргә керешкән булып кыланам. Тагын ындыр табагы себереп йөргән балалар ягына борылып, Мансурны “сихерләгәнчә” кулларны алга сузып догалар укыйм. Як-ягыма төкеренгән булам. Ындыр табагына килеп кергән Аяз Шәрифҗан абзыйның балаларын күреп калуы булды, песи балалары кебек кычкырып та җибәрде. Әйтерсең бер көтү песи үзара талаша башлады. Шәрифҗан абзыйның ике улын өйрәтеп торасы юк, үз вазыйфаларын яхшы беләләр. Берсе хәтта кырда торган машина башына ук менеп, әтәч булып кычкырырга тотынды. Кулларын канат кебек җәеп җилпеп-җилпеп җибәрә. Килештерә генә, малай.
Шәһәрләрнең бөтенләй өне бетте. Мин тегеләргә бер сөзеп карап чыктым да:
– Я, дусларым, сезне дә сихерлимме әллә? – дим. Тегеләр дәррәү бер-берсен бүлдерә-бүлдерә:
– Юк, юк, абзый. Бер үк алай итә күрмә,– дип, урыннарыннан ук торып китә башладылар. Мин тегеләргә катгый итеп:
– Марш алайса, монавы иген өемнәрен әйбәтләп өегез, әнә тегендәгеләрен машинага төягез. Шуннан соң әнә теге тирәне себерерсез,– диюүем булды, тегеләр, бер каршылыксыз, дәррәү эшкә тотындылар.
Бездә шәһәр яшьләре тагы берничә атна эшләде. Бик тырыштылар. Менә, шулай, төрле чаклар булды. Дөнья булгач, исәргә дә әйләндем, сихерче-гипнотизер булырга да туры килде. Бүтәннәрен санап та тормыйм инде, туганым, – дип Миңнеяр абзый үзенең хикәясен тәмамлап куйды.
Чәйләр күптән эчелеп беткән. Без хатын белән әсәрләнеп абзый хикәяләрен тыңлап, ярты төн үткәнен дә сизмәгәнбез.
Миңнеяр абзыйны икенче көнне генә авылына итеп куйдым.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛОВ,
Стәрлебаш районы.

Фото: poltava365.com
Читайте нас: