Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2021, 09:30

Гаилә клубында нишлиләр?

Чакмагыш районында 2019 елдан “Гаилә хезмәте” үзәге эшли. Психолог кабинеты да райондашларга һәрвакыт ачык.

Яңарак гаилә клубының чираттагы утырышы узды. Ул “Балалар арасында килеп туган тавыш-гауны, низагларны ничек булдырмаска?”, “Сабыйлар бер-берсеннән көнләшсә, нәрсә эшләргә?” дигән темаларга багышланды. Бу сорауларга белгечләр белән бергә ата-аналар гына түгел, ә балалар да җавап табарга тырышты. Очрашуны “Гаилә” хезмәте җитәкчесе Илвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова-Зыязова ачты һәм катнашучыларны ихлас сәламләде, чара барышында актив булырга, дискуссияләргә, осталык дәресләренә, тренингларга кушылырга өндәде.
Беренче чиратта, танышу өчен “Мин һәм кәефем” исемле уен үткәрелде. Аннан “Балалар конфликтлары һәм аларны хәл итү ысуллары” исемле презентация тәкъдим ителде. Әлбәттә, фикер алышулар кызганнан-кыза барды, четрекле сораулар да күтәрелде. Аларны чишү юллары тикшерелде. Үзәкнең психологы Гөлшат ханым Якубова балалар һәм яшүсмерләр белән тренинг форматында дәрес үткәрде. “Бәйрәм бәлеше”, “Интуиция”, “Мин үземнең проблемаларымны ничек хәл итәм?” дигән уеннар уйналды, бәхәс килеп туганда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында сөйләшү булды. Ышаныч телефоны, анда шалтыратып, ярдәм алып булганлыгы аңлатылды.
Чара “Күңелле кояш” осталык дәресе һәм фотосессия белән тәмамланды.
Юлай НИЗАЕВ.
Автор фотолары.
Читайте нас: