Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март 2021, 23:01

Парктагы аттракционнар сатыла

Бер елны аттракционда 15 кеше ике катлы йорт биеклегендә баштүбән асылынып калды.

Уфадагы Мәҗит Гафури паркындагы аттракционнар сатылачак.
Сатуга барлыгы 17 күңел ачу аттракционы тәкъдим ителәчәк. Алар кулга алынган һәм залогта буларак аукционда сатыла. Иң арзан аттракционның башлангыч бәясе – 164 мең сум. Бу хакка спорт батуты алырга мөмкин. Иң кыйммәтле аттракционнар “Курсар” һәм “Тайфун”. Аларның хакы дүрт миллион сумга якын. Шулай ук аукционда бурычлы кешеләрнең башка мөлкәте – фатир, машиналар һәм торак булмаган биналар да сатылачак.
Исегезгә төшерәбез, Уфаның “Курсар” аттракционы 2008 елда күңелсез хәлгә тарыган иде. Ул чакта анда 15 кеше ике катлы йорт биеклегендә баштүбән асылынып калды.
Бәхеткә беркем дә зыян күрмәде. Бу экстремаль аттракционның куркынычсызлык дәрәҗәсе бик югары. Карусельгә 3000 датчик урнаштырылган, алар электр тирбәлешен терки, пассажирларның авырлыгын үлчи һәм башка бик күп нәрсәләрне терки. Аттракцион туктагач, куркынычсызлык датчигы эшли, аттракцион автомат рәвештә тукталып кала. Зыян күрүчеләр коткаручылар ярдәме белән җиргә төшерегән иде.
Аукцион 26 апрель узачак.

Фото: vladtime.ru
Читайте нас: