Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2021, 09:40

Умартачылар киңәшләште

Яз килә, дуслар. Умарталарыгызны чыгарырга әзерләнәсезме әле?Юлай НИЗАЕВ фотосында: Чакмагышның "Умартачылык серләре" клубы утырышы бара.

Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсе каршында озак еллар дәвамында "Умартачылык серләре" клубы эшләп килә. Биредә һәвәскәр умартачылар утырма-киңәшмәләрен үткәрә, умартачылык серләренә төшенә. Китапханә хезмәткәре Зөлфия Фидай кызы Гайнетдинова һәрбер утырышка нинди дә булса яңалык тәкъдим итә, кызыклы күргәзмәләр оештыра. Клубның рәисе булып Альберт Хәррис улы Закиров эшли. Утырышларда сезонга кагылышлы конкрет мәсьәләләр күтәрелә, аларны хәл итү юллары табыла, яшь умартачыларга файдалы киңәшләр бирелә.
Чираттагы утырышта язгы-җәйге сезонга бал кортларын һәм умарталарны ничек әзерләү, аларны кышлатудан кайчан чыгару кебек сораулар тикшерелде. Шулай ук экология темасына дискуссия кабынып китте. Тәҗрибәле умартачылар да, бу шөгыльгә яңа керешүчеләр дә чыгыш ясады. Аларның һәрберсе үзләренең фикерләрен җиткерергә тырышты. Кайбер җиһазлар күрсәтелде. Утырышта катнашучылар балның берничә төреннән авыз итте, аның сорты, сыйфаты нинди булуын билгеләп үтте.

Юлай НИЗАЕВ.
Автор фотолары.
Читайте нас: