Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2021, 21:46

Балага әтисен кочаклаган өчен җәза яный

Уфада кызларын көчләүдә гаепләнгән ир өстеннән мәхкәмә башланды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге гаиләдә биш бала: дүрт кыз һәм бер малай үсә. Әтиләре аларны бик кырыс тәрбияләгән. 15 яшьлек кызы сөйләвенчә, ул еш кына тавыш күтәргән, кулын уйнаткан булган. Кызлар әнисеннән әтиләре белән аерылышуын үтенгән, тик әниләре аерылышырга теләмәгән. 18 яшьлек апасы бер егет белән очраша башлагач, әтисе кызын да, хатынын да кыйнаган. Шуннан соң кызлар әтиләреннән котылырга булганнар: олы кызы әтисенең көчләвен сөйләгән, кечкенәсе моның шаһиты булуын раслаган. Хуҗабикә бу хәбәрне ишеткәч, полициягә хәбәр итә, ирне кулга алалар. Берничә көннән кызлар гаепләрен таныйлар, медэкспертиза ике кызның да саф булуын раслый. Хуҗабикә гаризаны кире алмакчы була, тик тикшерү комитеты аны ялган донос язу белән куркытып, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү белән янап, гаризаны бирми.
Бер ел тикшерү изоляторында тотылганнан соң ир өстеннән мәхкәмә башланды. Мәхкәмәдә кызларның олысы әтиләрен килеп кочаклап ала, ләкин аны приставлар аталарыннан аералар. Атасын кочаклаган өчен кызны административ җаваплылыкка тарттырачаклар. Мәхкәмә карары җомга көн чыгарылачак.

Фото: 1newsblog.ru
Читайте нас: