Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2021, 21:50

Акчалы эш кирәкме?

Уфаның мәшгульлек үзәгенең рәсми порталында иң күп хезмәт хакы түләнә торган 10 вакансия билгеле булды.

Икътисадка коронавирусның тискәре нәтиҗәләре булуга карамастан, югары түләүле эш табарга була. SuperJob порталы мәгълүматлары буенча, 2021 елның мартында аларның сервисында вакантлы эш урыннары ковидка кадәр чорга караганда 12% ка күбрәк булган.
Башкортстанның Әбҗәлил районында коры катнашмалар заводы директоры – 100 000 сум.
Шул ук заводының сыйфат буенча инженеры – 100 000 сум.
Уфада мебель заводы цехы мастеры – 80 000 сум.
Уфада социаль карталар җитештерү буенча программист – 70 000 сум.
Уфадагы GPS-системалар мониторингын эшләү компаниясенә тягач йөртүче – 70 000 сум.
Бөрҗән районында тракторчы-машинист – 70 000 сум.
Салават шәһәре хастаханәсенә табиб-хирург – 60 000 сум.
Уфада юл ремонты оешмасында участок начальнигы – 60 000 сум.
Уфадагы идарәче компаниягә токарь – 50 000 сум
Уфадагы хастаханәгә табиб-невролог – 50 000 сум.
Башкортстан халкына республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакансияләр тәкъдим итеп тора. Әлеге вакансияләрдән башка да акчалы белгечләр күп кирәк.

Фото: femina-maskulina.ru
Читайте нас: