Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2021, 12:49

Җиде кат үлчә

Бертуган апам урыс кешесенә кияүгә чыккач: “Рәхәтләнеп татарча сөйләшеп тә булмый”, – дип иреннән зарлана торган иде.

Исәнмесез, тулпарчылар! “Чукын яки күземнән югал” дигән мәкаләне укыгач, уй-фикерләремне язып җибәрергә булдым.
Яшь чакта бөтен нәрсәне дә җиңел генә уйлыйбыз шул: егет белән танышкач та тизрәк кияүгә чыгарга ашкынабыз. Милләтенә дә әллә ни исебез китми. Ә яши-яши ялгышуыбызны аңлый башлагач, инде соң була.
Берәүләре түзеп яши, икенчеләре аерылыша, ә бәгъзеләре исә кагыла-сугыла гомер кичерергә дә риза.
Бертуган апам урыс кешесенә кияүгә чыккач: Рәхәтләнеп татарча сөйләшеп тә булмый, дип иреннән зарлана торган иде. Аның үгет-нәсихәтләрен колагыма гел киертә бардым, һәм вакыты җиткәч тә үз милләтебез кешесенә кияүгә чыктым. Аллаһка шөкер, уй-ниятләребез бер булгач, балаларыбызны да татар йоласы, гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләп үстердек.
Ә бит апамны тыңламасам, үз бәхетемне үзем кискән булыр идем. Туганнарыңның кырын карауларына һәм каһәрләүләренә дучар булудан да аянычрак хәлнең булуы мөмкинме соң? Авторның: Яшьләр тормыш корыр алдыннан үзләре турында гына кайгыртмасыннар, ә әти-әнисен, туганнарын һәм киләчәк буынны да истә тотсыннар иде, дигән юллары уйга сала. Шулай... Әгәр дә янәшәгездә киңәш бирүче якыннарыгыз булса, аларның үгет- нәсихәтләренә колак салырга кирәк. Гомумән, киләчәк язмышыгыз газаплы булмасын өчен һәрнәрсәне җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә өйрәнегез.
Н. САФИУЛЛИНА.
Караидел районы.

Фото: ВКонтакте

Читайте нас: