Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2021, 19:03

“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!

Бүген Уфаның “Конгресс-холл” бинасында узган йомгаклау тантанасында татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” республика конкурсының җиңүчесе дә игълан ителде. Кем соң ул? Җавап – сайтта!

Хәтерегезгә төшерәбез: Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы 10 мартта, онлайн рәвештә, “Педагогик остаханә” сынавыннан башланган иде. Һөнәри ярышта 14 укытучы катнашырга теләк белдерде. Болар: Луиза АКМАЛОВА (Краснокама районы, Яңа Нугай мәктәбе), Айгизә ГАБДРАХМАНОВА (Уфа шәһәре, 84нче Татар гимназиясе), Ралия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА (Нефтекама шәһәре, 14нче мәктәп), Ләйсән ИМАМЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 12нче мәктәп), Илфина КИНҖӘБАЕВА (Бишбүләк районы, Елбулак-Тамак мәктәбе), Элиза КЫЯМОВА (Стәрлетамак шәһәре, 14нче мәктәп), Мәрвия МИХАЙЛОВА (Салават районы, Татар Малаязы мәктәбе), Эльвира МУЛЛАЯРОВА (Тәтешле районы, Югары Тәтешле авылының 2нче мәктәбе), Индира МӨХӘММӘТШИНА (Уфа шәһәре, 88нче мәктәп), Гүзәлия РӘФЫЙКОВА (Кушнаренко районы, Шәрип мәктәбе), Зилә РӘХМӘТУЛЛИНА, (Миякә районы, Миякә авылының 2нче мәктәбе), Алсу СӘМИГУЛЛИНА (Туймазы шәһәре, 4нче мәктәп), Динара ХАРИСОВА (Уфа районы, А.М. Алымов исемендәге Михайловка мәктәбе), Раллия ШӘРИПОВА (Бакалы районы, Бакалы авылының 1нче мәктәбе).
16 - 19 март көннәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы көндезге этабының “Укытучы-профи” дип аталган беренче этабы узды. Катнашучылар Уфаның 65нче һәм 84нче Татар гимназияләре укучылары алдында дәрес өлгесе һәм сыйныф сәгате күрсәтте. Нәтиҗәдә, “Педагогик остаханә” һәм “Укытучы-профи” сынауларында иң күп баллар җыйган 7 укытучы “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтте. Менә алар: Луиза АКМАЛОВА (Краснокама районы, Яңа Нугай мәктәбе), Айгизә ГАБДРАХМАНОВА (Уфа шәһәре, 84нче Татар гимназиясе), Мәрвия МИХАЙЛОВА (Салават районы, Татар Малаязы мәктәбе), Динара ХАРИСОВА (Уфа районы, А.М. Алымов исемендәге Михайловка мәктәбе), Раллия ШӘРИПОВА (Бакалы районы, Бакалы авылының 1нче мәктәбе), Ләйсән ИМАМЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 12нче мәктәп), Зилә РӘХМӘТУЛЛИНА (Миякә районы, Миякә авылының 2нче мәктәбе).
“Укытучы-мастер” туры 20 мартта узды. Анда катнашучылар мастер-класс күрсәтте һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгарды. Иң көчле биш укытучы көндезге этапның “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турына узды. Алар: Динара ХАРИСОВА (Уфа районы, А.М. Алымов исемендәге Михайловка мәктәбе), Раллия ШӘРИПОВА (Бакалы районы, Бакалы авылының 1нче мәктәбе), Ләйсән ИМАМЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 12нче мәктәп), Айгизә ГАБДРАХМАНОВА (Уфа шәһәре, 84нче Татар гимназиясе), Мәрвия МИХАЙЛОВА (Салават районы, Татар Малаязы мәктәбе).
Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция. Укытучыга сорау” сынавыннан соң билгеләнде. Монда укытучылар матбугат вәкилләре, укытучылар, ата-аналар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышты, аларның сорауларына җавап бирде, кайчак бәхәскә дә кереп китте. Монда инде һөнәри осталык белән бергә бәхәс кору культурасы, рус телен камил белү дә кирәк иде, чөнки финалчылар “Рус теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” “Яшь ел укытучысы” республика бәйгеләренең финалчылары белән бәйгегә чыктылар.
Нәтиҗәдә, Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсының җиңүчесе итеп Уфа районы А.М. Алымов исемендәге Михайловка мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динара Радик кызы ХАРИСОВА танылды. Чыгышы белән ул – Илеш районы кызы.
Җиңүчене барлык укучыларыбыз исеменнән чын күңелдән котлыйбыз һәм тынгысыз хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар телибез!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: