Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2021, 18:03

Чын шигърият мәңге түрдә калачак

Минем үз гомеремдә бер тапкыр да көтүдәге сарыкларның ашап туйгач табигатькә карап хозурлануын күргәнем булмады.

Совет чорында яшь чагында шигырь язып карамаган кеше булмагандыр. Бүген исә андый яшьләр дә бар, бәлки күпчелектер дә әле. Шигырьләрне нечкә, романтик күңелле, нәзәкатьле, хисле кешеләр ярата дип беләбез. Димәк, бу кырыс заманда хис һәм романтика арткы планга күчеп бара. Минем үз гомеремдә бер тапкыр да көтүдәге сарыкларның ашап туйгач табигатькә карап хозурлануын күргәнем булмады. Тавыкларның да тирес башына менеп баскач офыкка карап уйланып торганына тап булмадым. Маллар, хайваннар, кош-корт хисләнә белми. Кешеләр арасында хис һәм романтика кебек кыйммәтләрнең кими баруы күзәтелә. Белмим, без кая барабыздыр...
Бик күп еллар элек Казанда нәшер ителүче бер басмада район хакимиятләре башлыкларына карата әйтелгән фикергә тап булган идем. “Сез күпме иген чәчүегез, күпме чөгендер һәм кишер җыеп алуыгыз белән мактанмагыз, нинди шагыйрь һәм язучылар үстерүегез белән мактаныгыз”, диелгән иде анда. Чыннан да, иген ел саен җыела һәм тирескә әйләнә бара. Ә рухи кыйммәтләр мәңгелек. Патша заманында да иген чәчкәннәр, завод-фабрикалар да булган. Бүген без аларның берсенең дә җитәкчеләрен белмибез. Ә ул заманның шагыйрьләрен, язучыларын беләбез. Теге яки бу халыкны танытканда аның шагыйрьләрен телгә алабыз. Димәк, алар халыкны, милләтне танытучы кодрәтле затлар.

Фото: ВКонтакте
Читайте нас: