Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2021, 14:14

“Ел укытучысы” конкурсының финалына кемнәр үтте?

Бүген Башкортстан мәгарифен үстерү институтында татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” бәйгесенең көндезге этабының “Укытучы-мастер” дип аталган икенче туры узды. Алдагы сынауларда иң күп баллар җыйган 7 укытучы анда катнашу хокукын алды. Хәтерегезгә төшерәбез: бәйгенең беренче этабына Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 14 мөгаллим килгән иде. Бүген “Укытучы-мастер” турында уңыш казанган 3 укытучы “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турда катнашу хокукын яулады. Кемнәр алар? Финалистларны нинди бүләкләр көтә? Җавап – сайтта!

Бүген Башкортстан мәгарифен үстерү институтында татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” бәйгесенең көндезге этабының “Укытучы-мастер” дип аталган икенче туры узды. Алдагы сынауларда иң күп баллар җыйган 7 укытучы анда катнашу хокукын алды. Хәтерегезгә төшерәбез: бәйгенең беренче этабына Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 14 мөгаллим килгән иде. Бүген “Укытучы-мастер” турында уңыш казанган 3 укытучы “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турда катнашу хокукын яулады.
Хәтерегезгә төшерәбез: Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы 10 мартта, читтән торып башкарылган “Педагогик остаханә” сынавыннан башланды. Һөнәри ярышта 14 укытучы катнашырга теләк белдерде. Болар: Луиза АКМАЛОВА (Краснокама районы, Яңа Нугай мәктәбе), Айгизә ГАБДРАХМАНОВА (Уфа шәһәре, 84нче Татар гимназиясе), Ралия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА (Нефтекама шәһәре, 14нче мәктәп), Ләйсән ИМАМЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 12нче мәктәп), Илфина КИНҖӘБАЕВА (Бишбүләк районы, Елбулак-Тамак мәктәбе), Элиза КЫЯМОВА (Стәрлетамак шәһәре, 14нче мәктәп), Мәрвия МИХАЙЛОВА (Салават районы, Татар Малаязы мәктәбе), Эльвира МУЛЛАЯРОВА (Тәтешле районы, Югары Тәтешле авылының 2нче мәктәбе), Индира МӨХӘММӘТШИНА (Уфа шәһәре, 88нче мәктәп), Гүзәлия РӘФЫЙКОВА (Кушнаренко районы, Шәрип мәктәбе), Зилә РӘХМӘТУЛЛИНА, (Миякә районы, Миякә авылының 2нче мәктәбе), Алсу СӘМИГУЛЛИНА (Туймазы шәһәре, 4нче мәктәп), Динара ХАРИСОВА (Уфа районы, А.М. Алымов исемендәге Михайловка мәктәбе), Раллия ШӘРИПОВА (Бакалы районы, Бакалы авылының 1нче мәктәбе).
16 - 19 март көннәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы көндезге этабының “Укытучы-профи” дип аталган беренче этабы узды. Катнашучылар Уфаның 65нче һәм 84нче Татар гимназияләре укучылары алдында дәрес өлгесе һәм сыйныф сәгате күрсәтте. Икенче этап үз эченә өч турны ала. “Укытучы-профи” дип аталган беренче турда бәйгечеләр гимназия укучылары алдында дәрес өлгесе һәм сыйныф сәгате күрсәтте. “Педагогик остаханә” һәм “Укытучы-профи” сынауларында иң күп баллар җыйган 7 укытучы “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтте. Менә алар: Луиза АКМАЛОВА (Краснокама районы, Яңа Нугай мәктәбе), Айгизә ГАБДРАХМАНОВА (Уфа шәһәре, 84нче Татар гимназиясе), Мәрвия МИХАЙЛОВА (Салават районы, Татар Малаязы мәктәбе), Динара ХАРИСОВА (Уфа районы, А.М. Алымов исемендәге Михайловка мәктәбе), Раллия ШӘРИПОВА (Бакалы районы, Бакалы авылының 1нче мәктәбе), Ләйсән ИМАМЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 12нче мәктәп), Зилә РӘХМӘТУЛЛИНА (Миякә районы, Миякә авылының 2нче мәктәбе).
Бүген Башкортстан мәгарифен үстерү институтында “Ел укытучысы” бәйгесе көндезге этабының “Укытучы-мастер” дип аталган икенче туры узды. Катнашучылар монда көндәшләре алдында мастер-класс күрсәтте һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгарды. Иң көчле биш укытучы көндезге этапның “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турына узды. Менә алар: Динара ХАРИСОВА (Уфа районы, А.М. Алымов исемендәге Михайловка мәктәбе), Раллия ШӘРИПОВА (Бакалы районы, Бакалы авылының 1нче мәктәбе), Ләйсән ИМАМЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 12нче мәктәп), Айгизә ГАБДРАХМАНОВА (Уфа шәһәре, 84нче Татар гимназиясе), Мәрвия МИХАЙЛОВА (Салават районы, Татар Малаязы мәктәбе). Иртәгәсе сынаудан соң, алар арасында өч конкурсант сайлап алынып, “Ел укытучысы” бәйгесенең лауреатлары дип игълан ителергә һәм акчалата бүләк алырга тиеш.
Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция. Укытучыга сорау” сынавыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, ата-аналар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, аларның сорауларына җавап бирергә, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. “Ел укытучысы”ның исеме 23 мартта игълан ителәчәк.
Бәйгечеләргә уңышлар телик!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
жюри әгъзасы.
Фотода: жюри әгъзалары көндезге этапның икенче турына үтүче 7 конкурсант белән.
Читайте нас: