Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2021, 14:20

“Ел укытучысы” кем булыр?

Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2021” республика конкурсының көндезге этабы башланды. 16 – 17 мартта 14 конкурсантның җидесе Уфаның 65 нче Татар гимназиясендә дәрес һәм сыйныфтан тыш чара үткәрүдә көч сынашты. Калган 7 конкурсантны әлеге сынаулар 18 – 19 мартта Уфаның 84 нче Татар гимназиясендә көтә. Бу хакта тулырак – сайтта!

Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2021” республика конкурсының көндезге этабы башланды. Хәтерегезгә төшерәбез: 10 мартта бәйгечеләр читтән торып “Педагогик остаханә” сынавын үттеләр, үзләренең укыту тәҗрибәсе, кулланылган алымнары белән уртаклашты. 16 – 17 мартта исә 14 конкурсантның җидесе көндезге этапның “Укытучы-профи” дип аталган турында дәрес һәм сыйныф сәгате үткәрүдә көч сынашты. Бәйге Уфаның 65 нче Татар гимназиясендә узды.
Аерым алганда, Айгизә ГАБДРАХМАНОВА (Уфа шәһәре, 84нче Татар гимназиясе) “Саннар” темасы буенча дәрес үткәреп, сыйныфтан тыш чарада укучыларга татар милли ашлары пешерү серләренә өйрәтте; Ралия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА (Нефтекама шәһәре, 14нче мәктәп) “Әдәби уку” дәресендә балаларны Габдулла Тукайның үлемсез “Су анасы” әкияте белән таныштырды, сыйныф сәгатендә “Нәрсә ул бәхет?” соравына укучылар белән җавап эзләде; Ләйсән ИМАМЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 12нче мәктәп) үткәргән дәрес татар телендәге синонимнарны тикшерүгә, ә сыйныф сәгате гаилә темасына багышланган иде; Илфина КИНҖӘБАЕВА (Бишбүләк районы, Елбулак-Тамак мәктәбе) дәресен “Сыйфат” темасына багышлады, ә сыйныфтан тыш чарада якташы, патриот-шагыйрь Фатих Кәрим биографиясендәге “ак тап”ларга ачыклык кертте; Мәрвия МИХАЙЛОВА (Салават районы, Татар Малаязы мәктәбе) дәресендә сан сүз төркеменең үзенчәлекләрен аңлатып, сыйныф сәгатендә якташы, күренекле галим һәм язучы Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлына байкау ясады; Индира МӨХӘММӘТШИНА (Уфа шәһәре, 88нче мәктәп) дәресен янә сыйфатларны тикшерүгә багышлап, сыйныфтан тыш чарада кечкенәләр белән гаилә турында әңгәмә корды; Зилә РӘХМӘТУЛЛИНА (Миякә районы, Миякә авылының 2нче мәктәбе) үзе үткәргән дәрестә саннарның ясалыш үзенчәлекләрен тикшереп, класс сәгатендә Александр Матросов батырлыгын кабатлаган якташлары, татар-башкорт егетләре турындагы мәгълүматлары белән уртаклашты. Барлык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар да югары дәрәҗәдә үтте. 65 нче Татар гимназиясе укучылары белән ерак районнардан килгән укытучылар арасында тыгыз бәйләнеш урнашуы күренеп тора иде.
Калган 7 конкурсант өчен шундый ук сынаулар иртәгәдән, Уфаның 84 нче Татар гимназиясендә башлана. Читтән торып үткәрелгән этапта һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучылар (аларның саны барлык конкурсантларның 30 процентыннан да кимрәк булмаска тиеш) “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтә. Монда алар мастер-класс күрсәтергә һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгарачак.
“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турга бәйгечеләрнең өчесе үтәчәк. Алар шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының лауреатлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция. Укытучыга сорау” сынавыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. “Ел укытучысы”ның исеме 21 мартта игълан ителергә тиеш.
“Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының жюри комиссиясен М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов җитәкли.
Бәйгечеләргә уңышлар телик!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
жюри әгъзасы.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосында Уфаның 84 нче Татар гимназиясе укытучысы Айгизә ГАБДРАХМАНОВА укучыларны халкыбызның милли ашы – чәкчәк пешерү серләренә өйрәтә.
Читайте нас: