Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2021, 21:03

Ялган акча... – бер букча!

2020 елда Башкортстанда Русия Банкының 381 ялган купюрасы табылган. Шуларның 347се, ягъни 90 проценттан артыгы, биш меңлекләр. Ничек мошенниклар корбаны булмаска соң? Бу хакта тулырак сайтта!

2020 елда Башкортстанда Русия Банкының 381 ялган купюрасы табылган. Шуларның 347се, ягъни 90 проценттан артыгы, биш меңлекләр. Чагыштыру өчен: 2019 елда алар барлык ялган акчаларның 80 процентын тәшкил итә иде. Икенче урында – бер меңлекләр. Республикада андый 29 ялган купюра табылган. Аларның саны 2019 ел белән чагыштырганда киресенчә кимегән – 14 проценттан 8 процентка кадәр төшкән. Шулай ук былтыр банк хезмәткәрләре тарафыннан 2 ике меңлек ялган купюра ачыкланган. 2019 елда андый “акча”ларның саны 14 булган. Калган 3 ялган купюра исә башка суммада.
Россия Банкы, купюраларның чын булуын кимендә өч билге буенча тикшерергә тәкъдим итә. Җинаятьчеләрдә иң популяр булган биш меңлек купюрда бу, мәсәлән, Хабаровск шәһәренең гербы. Ул купюраны авышлатыбрак караганда, төсен үзгәртә Моннан тыш, чын банкноталарда су билгесен (“водяной знак”) – Н.Н. Муравьев-Амурскийның һәйкәлен күрергә мөмкин. Акчаның уң ягында төсләрен үзгәртүче сак җепләре урын алган: банкнотларны авыштырганда 5000 саннары “биергә керешә”.
Шикле банкнота ачыкланган очракта, аны теләсә кайсы коммерция банкына тикшерүгә кертергә кирәк – экспертиза бушлай үткәреләчәк.
Барлык банкноталарның чынлыгын раслаучы билгеләр исемлеген Русия Банкы сайтында һәм “Россия Банкы банкноталары” мобиль кушымтасында табарга мөмкин.
Фото: news.myseldon.com
Читайте нас: