Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2021, 10:55

“Рәйхан”нар җыелышты

“Рәйхан” татар клубына йөреп, мәхәббәтен табучылар да бар икән.

Башкортстанда татар милли оешмалары шактый, аларның һәрберсе уңышлы гына эшләп тә килә. Даими рәвештә утырышлары, очрашулары, табыннары узып тора. Бихисап сораулар, күп кенә четрекле мәсьәләләр дә күтәрелә. Иң сөенечлесе –анда фикердәшләр, милләтпәрвәр җанлы өлкән буын белән беррәттән яшьләр дә күзгә чалына.
Уфа шәһәрендә оешкан “Рәйхан” татар клубы яңа калкып чыкканнардан булуына карамастан, күпләргә билгеле. Әле узган елны гына бер еллыгын гына уздырса, күптән түгел чираттагы утырышы үтте.
Сипайлово бистәсенең матур гына кафесында үтте ул. Чара барышында­ кәеф күтәренкелеге хөкем итте. Чара клубның җитәкчесе, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгүлүмәт чаралары хезмәткәре, тележурналистика ветераны Халисә Мөхәммәдиеваның кереш сүзе һәм слңгы ике айдагы эш нәтиҗәләрен барлаудан башланып китте.
Халыкара туган тел көне уңаеннан флешмобларга кушылган “Рәйхан” әгъзаларының видеотасмалары тәкъдим ителде. Биредә оешкан ансамбль аннан гимн буларак кабул ителүче “Рәйхан” җырын башкарды. Үзләренең әүдемлеге белән башкаларга үрнәк булып торучыларга сертификат, дипломнар тапшырылды.
“Кызыл таң” гәзитененең “Рәйхан” эшчәнлеге яктыртылган саны да таратылды. Шуннан исә, уңган хуҗабикәләр арасында татар ашлары бәйгесе булды, анда яшьләрне күрү – әлбәттә, сөнечле хәл. Димәк, татарыбызның чибәр кызлары да милли ризыкларыбызны пешерергә өйрәнеп үсә. Ризана Нигъмәдинова, Илмира Солтангалина беренчелекне яуласа, Фәнзилә Сәлимова, Римма Күчемова, Фирдинә Зиннәтуллина, Гамбәрия Харрасова, Дания Шаббазова алардан калышмыйча 2 һәм 3 урыннарга лаек дип табылдылар. Чын татар бәйрәменә, әби-бабаларыбыздан мәдәни мирас булып килгән кич утыруларга әверелгән чара мул чәй табыны артында дәвам итте. Өстәлләр төн йокламыйча пешергән, телне йотарлык, авызда эреп торган, хуш исле өчпочмаклар, вак бәлешләрдән, татлы-баллы чәк-чәк, бавырсак, гөбәдияләрдән сыгылып торды.
Бәйрәм булгач, гармун моңнары, дәртле көйләре дә озак көттермәде. Татар халык җырлары, чын күңедән, ихлас биюләр байтак булды, “Рәйхан”да танышып, гаилә корган мәхәббәтле гаилә дә ­– чараның күркәм бизәге булгандыр.
Шигъри гөлләмәләрен бүләк итүче милләтттәшләр дә микрофонга ашкынды.
Вакыт үткәне сизелмәде дә! Килгән кунаклар, “Рәйхан” әгъзалары кайтып китәргә ашыкмады. Киләсе очрашуны түземсезлек белән көтә “Рәйхан”лылар!
Юлай НИЗАЕВ,
Башкортстанның “Азатлык” татар яшьләре берлеге
рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы.
Читайте нас: