Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 март 2021, 14:25

Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” ачыкланачак

Бүген Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы башланды. Конкурста катнашучылар онлайн-этапта “Педагогик остаханә” дип аталган сынауны үтеп, үзләренең укыту тәҗрибәсе, кулланылган алымнары белән уртаклаштылар. Бәйгенең үткәрелү тәртибе, анда катнашучылар турында тулырак – сайтта!Руслан СӨЛӘЙМАНОВ фотосында 2020 ел бәйгечеләре.

Бүген Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы башланды. Бәйгечеләр читтән торып “Педагогик остаханә” сынавын үттеләр, үзләренең укыту тәҗрибәсе, кулланылган алымнары белән уртаклаштылар. Һөнәри ярышта 14 укытучы катнаша. Болар: Луиза АКМАЛОВА (Краснокама районы, Яңа Нугай мәктәбе), Айгизә ГАБДРАХМАНОВА (Уфа шәһәре, 84нче Татар гимназиясе), Ралия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА (Нефтекама шәһәре, 14нче мәктәп), Ләйсән ИМАМЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 12нче мәктәп), Илфина КИНҖӘБАЕВА (Бишбүләк районы, Елбулак-Тамак мәктәбе), Элиза КЫЯМОВА (Стәрлетамак шәһәре, 14нче мәктәп), Мәрвия МИХАЙЛОВА (Салават районы, Татар Малаязы мәктәбе), Эльвира МУЛЛАЯРОВА (Тәтешле районы, Югары Тәтешле авылының 2нче мәктәбе), Индира МӨХӘММӘТШИНА (Уфа шәһәре, 88нче мәктәп), Гүзәлия РӘФЫЙКОВА (Кушнаренко районы, Шәрип мәктәбе), Зилә РӘХМӘТУЛЛИНА, (Миякә районы, Миякә авылының 2нче мәктәбе), Алсу СӘМИГУЛЛИНА (Туймазы шәһәре, 4нче мәктәп), Динара ХАРИСОВА (Уфа районы, А.М. Алымов исемендәге Михайловка мәктәбе), Раллия ШӘРИПОВА (Бакалы районы, Бакалы авылының 1нче мәктәбе).
16 мартта татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсының көндезге этабы башланачак һәм 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Ул Уфаның 84нче һәм 65нче Татар гимназияләре базасында үтәргә тиеш. Икенче этап үз эченә өч турны ала. “Укытучы-профи” дип аталган беренче турда бәйгечеләр гимназия укучылары алдында дәрес өлгесе һәм сыйныф сәгате күрсәтәчәк.
Читтән торып үткәрелгән этапта һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучылар (аларның саны барлык конкурсантларның 30 процентыннан да кимрәк булмаска тиеш) “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтә. Монда алар мастер-класс күрсәтергә һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгарырга тиеш.
“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турга бәйгечеләрнең өчесе үтәчәк. Алар шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының лауреатлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция. Укытучыга сорау” сынавыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. “Ел укытучысы”ның исеме 21 мартта игълан ителергә тиеш.
“Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының жюри комиссиясен Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов җитәкли.
Бәйгечеләргә уңышлар телик!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
жюри әгъзасы.
Руслан СӨЛӘЙМАНОВ фотосында 2020 ел бәйгечеләре.
Читайте нас: