Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2021, 12:15

Бишкурайлар китап ярата

Илеш районында "Безең яклар – кояш, нурлар ягы, кунакчыллык ягы, җыр ягы" дип исемләнгән әдәби марафон бара. Чираттагы чара Бишкурай авылы модельле китапханәсендә үтте. Анда хезмәттәшебез, шушы авыл кызы Зөһрә Исламованың китапларына да игътибар зур булды.

Илеш районы әдәбиятта аерым урын алып торган төбәкләрнең берсе. Биредә Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов, Татарстанның халык шагыйрьләре Әхсән Баян, Роберт Миңнуллин туган. Иң актив эшләүче иҗатчыларыбызның берсе Марат Кәбировның да тамырлары Илеш туфрагыннан.
Әлбәттә инде, гөлләр буш урында үсми. Моның өчен җирлек, ягъни әдәби мәдәниятнең көчле булуы кирәк. Әдәби традицияләрнең булуы, кадерләп сакланылуы, үстерелеп яңартылуы, түкми-чәчми яшь буынга тапшырылып торуы гына әдәби сүзгә кызыксыну һәм ихтыяҗ тудырадыр да, мөгаен. Һәм бу эштә китапханәче, укытучы, мәдәният хезмәткәрләренең өлеше бик зур. Илеш районының Бишкурай авылы модельле китапханәсендә узган әдәби бәйрәмне тамаша кылганда, күңелдә шундый уйлар туды. Бу чара Илеш районында әдәби марафон кысаларында оештырылган. Аны илешлеләр "Безең яклар – кояш, нурлар ягы, кунакчыллык ягы, җыр ягы" дип исемләнгән. Югары Яркәй үзәк китапханәсе директоры Айгөл Якупова, китапханәче Клара Хәлиуллина әйтүенчә, быел марафон районның һәр авылында үтә, аның кысаларында якташ язучыларның иҗатлары, биографияләре барлана, китап презентацияләре оештырыла.
Бишкурай авылы китапханәчесе Рәфилә Гыйлемханова бу җәһәттән берничә якташының иҗатына мөрәҗәгать иткән. Бер уңайдан район, авыл тарихы белән дә таныша бардык. Мәсәлән, авылның оешуын Норкай белән Көсәкәй дигән ике кешегә бәйлиләр. Алар бу җирләргә беренче аяк басучы була. Берничә елдан үзләре белән янә өч кешене алып килеп, шушында төпләнеп калалар. Яз башында алар бишесе дә басуга чыга. Үзләре белән алып килгән әтәчләрне корбан итеп чалып, казан асып шулпа пешерәләр. Шунда үзләре эшкә керешә, моңа тиклем кеше кулы тимәгән җирнең чирәмен күтәрәләр. Авылны исә Бишкураз, ягьни "биш әтәч" дип йөртә башлыйлар. Тора-бара Бишкураз Бишкурайга әйләнә. Шул ук вакытта "биш бура" дигән аңлатма да билгеле икән.
Бишкурай авылының горурлыгы – ике тапкыр Советлар Союзы герое, гвардия полковнигы, очучы-штурмовик Муса Гәрәев. Муса Гaйса улы 1922 елның 9 июлендә күрше Иләкшиде авылында туган. Аларның гаиләсе берникадәр вакыт Ташчишмә авылында яши. Ә Муса 1937 елда Бишкурай җидееллык мәктәбен тәмамлый. Очучы истәлеген якташлары кадерләп саклый: Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында һәйкәле, музее, Ташчишмә авылында йорт-музее бар, аның исемен йөртүче Бишкурай мәктәбендә бюсты куелган, экспозицияләр булдырылган.
Әдәби марафонда Муса Гәрәевның иҗади эшчәнлеге яктыртылды. Очучының "Штурмовиклар һөҗүмгә бара” (Штурмовики идут на цель)", "Ветераннар сафта кала (Ветераны остаются в строю)", "Гомер һәм батырлык битләре (Страницы жизни и подвига)", "Яшәү һәм хәтер (Живу и помню)" дигән китаплары бар. Алар тарихи һәм патриотик җәһәттән кыйммәтен бүген дә югалтмый. Бу хакта укытучы Рәмзилә Хәдимуллина җентекләп сөйләп үтте.
Якташ язучылардан бишкурайлылар шагыйрь Рәшит Фазлыев иҗатына тукталдылар. Ул 1930 елда Бишкурай авылында туа. 1950 еллардан матбугатта әсәрләре басыла башлый. 1963 елда Казанда "Беренче карлыгачлар" җыентыгында лирик шигырьләре басыла. "Өч Абдулла" исемле юмористик хикәяләр китабы, "Яралы яшьлек" повесте дөнья күрә. Үзнәшер юлы белән байтак китаплар чыгара.
Шулай ук якташлары Мәсгуть Баһманов турында да сөйләп үттеләр. Аның "Без яшәгән еллар" исемле китабына 136 шигыре тупланган. Мәсгуть Сабирҗан улының “Яшьлек елларыбыз” әсәрен Нәдәния Әминева сәнгатьле итеп укыды. Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән яугир Риза Хәкимовның истәлекләр китабы турында укытучы Ләйлә Рәкыйпова сүз тотты.
СССРның авыр атлетика буйынча спорт мастеры, Бишкурай авылында туып-үскән Фәвил Гыйльданов үз чыгышында авылның кыскача тарихына тукталды. Аның "Бишкурай. Туганлык тамырлары" исемле үзнәшер китабы дөнья күргән. Фәвил абый Муса Гәрәев исемен тагын да ныграк таныту уе белән яна, туган як тарихы буенча эзләнүләр алып бара.
Чарада кунаклар да катнашты. "Кызыл таң" гәзите журналисты, Бишкурай авылында туып-үскән Зөһрә Исламованың былтыр Уфада китаплары дөнья күргән. “Энҗе чәчәк” җыентыгына хикәя, парча, эссе, этюдлар тупланса, “Бәхет ачкычы”нда публицистик язмалары басылган. М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты Альбина Хәлиуллина хезмәттәшебез иҗатының кайбер үзенчәлекләренә анализ ясады, яшьләрне педагогия университетына укырга килергә чакырды. "Тулпар" журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова чарада катнашучыларны матбугат басмаларына язарга өндәде. Бәйрәмдә Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рәмил Бәхтизин да чыгыш ясап, бишкурайлыларга изге теләкләрен җиткерде.
Чарада мәктәп укучылары актив катнашты. 10 сыйныф укучысы Эльмира Гыйльданова, 5 сыйныф укучысы Ралина Хәмидуллина сәнгатьле итеп шигырьләр укыды. Мәктәп директоры Илвира Әхмәтҗанова, укытучылар кунакларны мәктәп белән таныштырды. ”Ак яулык” фольклор төркеме, Бишкурай мәдәният йортының бию коллективы һәм Бәләкәй Бишкурай клубы хезмәткәре Айгөл Муллаянова дәртле җыр-биюләрен бүләк итте.
Читайте нас: