Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2021, 12:20

Закир ӘКБӘРОВ. Тамчы һәм Кар бөртеге. Мәсәл

...Мин бит синең тиңең түгел,Син – мужик, мин – аксөяк.Бу дөньяда миндәй чибәр,Миндәй затлылар сирәк!..***

Керләнгән карны телгәли
Язның ялбыр камчысы.
Күктә болыт, тәрәзәдә
Ялгыз бер Су тамчысы.
Менә-менә кояш чыгар,
Тамчы тулышып җитәр.
«Тып» итеп тамып төшәр дә,
Әллә кайларга китәр.
Тик таралмый һаман болыт,
Аязып җитми күге.
Тамчы эргәсенә шул чак
Кунды бер Кар бөртеге.
Тамчы әйтте:
– Сылу! Мин шат!
Икәү бергә тамарбыз.
Шук гөрләвек кочагында
Еракларга агарбыз...
– Әй Тамчы, – ди Кар бөртеге, –
Төсең ни дә, ни буең.
Хыялың синең канатсыз,
Җиргә сеңү бар уең.
Мин бит синең тиңең түгел,
Син – мужик, мин – аксөяк.
Бу дөньяда миндәй чибәр,
Миндәй затлылар сирәк!
Ял итеп алам да бер тын,
Тагы күкләргә очам.
Соклансын миңа бар галәм.
Очам… йолызлар кочам…
Шул чагында чыкты кояш.
Тамчы тупылдап тамды.
Кар бөртеге кунган төштә
Кечкенә бер тап калды.
Ни дип әйтик. Очу – яхшы,
Очу – күңелле шөгыль.
Тик җиргә кайтачагыңны
Оныту яхшы түгел.
Читайте нас: