Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 март 2021, 19:28

Мәхәббәт маҗарасы

Дустым Төркиядә арт сикертеп йөреп гаиләсез калды.

Без Роза белән бик күптәнге танышларбыз, балаларыбыз бергә дус булып йөри. Беркөнне ахирәтем: “Ашыгыч эш килеп чыкты. Ирек бер-ике көн сездә яшәп торсын әле, зинһар!” – дип кергән.
Мин каршы килмәдем. “Акчалы калым бар иде”, – диде ахирәтем. Ул Төркиядә ял итәрлек акча юнәтү өчен ел буена шулай ал-ялны белми, кайда нинди эш бар, карап, чамалап кына йөри. Төркия белән артык мавыгып китүе аркасында, гөрләп торган, сокланып туймаслык гаиләсенең башына җитүен сизмичә дә калды шул. Нәрсә дип шул кадәр кыланыргадыр: ире акчаны көрәп ала, үзе эшләмичә баласы белән өйдә утыра. Каенаналары туй бүләге итеп фатир сатып алып бирде, иномаркалары бар. Шул булганның кадерен, рәхәтен белеп кенә яшә дә бит. Кая инде, шулай хәсрәтсез гомер кичреп ятканда ахирәтемә ире Төркиягә путевка сатып алып бирде дә, китте шуннан дөньялары буталып. Озын сүзнең кыскасы, улы белән ял йортыннан кире әйләнеп кайткач, мин аны танымадым.
– Ирем белән аерылышам – дип өзеп әйтте ул – Мин аны яратмавымны аңладым!..
– Туктале, мин әйтәм, алай ук өзә сукма әле. Бәлки, ялгышасыңдыр? – дип тыелырга өндәп, төрле киңәшләр дә биреп карадым. Әмма ахирәтемне туктатырлык түгел иде инде. Аның күзе томаланган, колаклары мин сөйләгәннәрне бөтенләй ишетми иде.
– Беләсеңме, Хәлил мине ничек ярата? – дип сөйләп китте бу берчакны курорт хәлләрен.
Хәлил дигәне Төркиядә, ахирәтем ял иткән курортта, мунчада массаж ясаучы булып эшли икән. Харап чибәр, ди. Ахирәтемә: “Сине генә сөям, сиңа гына әйләнәм”, дип вәгъдәләгән.
Моңа шаккаттым:
– Зинһар дип әйтәм, үзеңне кулга ал, иреңә ул кара чутырың турында бер сүз дә сөйләмә берүк, – дим. – Гаиләне таркату тиз, соңыннан үкенерсең. Кем генә ялгышмый? Дүрт аяклы ат та абына, диләр. Бала хакына түз, сабырлан, дип, ахирәтемне һушына китерергә тырышам.
– Юк, – диде ул дорфа гына итеп. – Башыма тай типмәгән әле. Мин иремне алдый алмыйм!..
һәм шул кызудан, янымнан очып диярдәй кайтып китеп, иренә бөтен “кәрт”ләрен дә ачып салган.
Шулай итеп, күпме генә тырышсам да, ахирәтемне юләр адымыннан туктатып кала алмадым.
– Миңа өйдән чыгып китәргә генә калган инде, алай булгач, – дигән ире, “төрек баҗа”сы барлыгын белеп алгач, һәм икенче көнне үк фатирны улы белән аңа калдырып, әнисе янына күчкән.
Беркөнне эшкә барганда, урамда ахирәтем очрап, туктатып:
– Гаиләне харап иткәнсең бит, шул төрегең дигән булып. Алтын кебек ирне, шул бер тиенгә дә тормаган алдакчы, шарлатанга алыштырмасаң? – дип аны тозлы-борычлы сүзләр белән тиргәп, китеп бардым.
Шунда чәкәләшкәннән соң, шактый вакытлар очрашмаган идек, беркөнне ахирәтем шлтыратып, түбәндәге яңалыкларны җиткерде.
– Телефон аша көненә унбишләгән СМС җибәрә. Сагынып беттем бит, кайчан киләсең инде? Син минем кояшым, Алиһәм, бу дөньяга мин сине яратыр өчен генә туганмын, дип яза. Нишлим икән хәзер? – ди бу, үзе элеккедән дә дәртләнгән, ашкынган: оядан очып чыгып китәргә талпынган кошчык диярсең!
Әмма, бу юлы минем аның тормышына кысыласым килмәде. “Әйе! Син инде зур үскәнсең, үзең беләсеңдер нишләргә икәнен?” – дип, аңардан чак котылдым. Беләм, аның ире белән аерылышуын ата-анасы да авыр кичерде. Әнисе белән бу хакта бер сөйләшкән дә идем. “Бу баланы ничек акылга китерергә инде? Кияүнең кай төше ярамагандыр? Ул бит аңа кул күтәрү түгел, кычкырып та эндәшми иде. Бу мунчачы төреге кияүнең кисеп ташлаган тырнагына да тормый. Тизрәк берәр чарасын табарга иде, юкса, бәласеннән баш-аяк”, – дип, зарланып торды. “И, үзенең башында булмаса, нишләтәсең инде аны?” – дип уйландым эчемнән генә, әмма авыз ачып бер сүз дә дәшмәдем.
Аннан... Ишетеп белүемчә, ахирәтем чит илгә сәяхәтләрен һаман дәвам иттергән, теге төреген дә һаман теленнән төшерми, ди, имеш.
Беркөнне тагын әнисенә очраган идем. “Бу сезонда дүрт мәртәбә барды инде”, – дип сөйләнеп торды. Үзем дә сизмәстән:
– Әле һаман кияүгә чыкмадымыни? – дип сорадым.
– Юк, әле ул нәмәстәнең әнисе авырый, ахры. Ул терелгәч кенә өйләнмәкче бугай. “Улымны да үзем белән алып китәчәкмен. Диңгез буенда өй сатып алачакбыз”, – дигән кысыр өметенә әсәреп ята әле кызым, – дип, мине әллә күпме яңалыклар белән баетып китеп барды.
Шуннан соң ахирәтем, курортка барган да, бөтен җыйган акчасын Хәлилнең әнисен дәвалау өчен тоткан.
Әйләнеп кайткач, аларга барырга туры килде. Уртак ахирәтебез йомыш кушып җибәргән иде. Башта ”ничек барып килергә инде” дип вакытны сузыбрак, очрашкач, һәркайсыбызның үз тормышы турында сүз куертуыннан, ахирәтемнең янә шул курорт маҗаралары белән мактануыннан куркып йөрдем.
Ялгышканмын, бу юлы ахирәтем сәяхәтеннән бик боегып кайткан. Бер дә элекке кебек, иркенләп һәм җәелеп китеп сөйләшмәде. Баксаң, бу баруында Роза Хәлилнең телефонына чит бер хатыннан килгән СМСканы укып, кәефсезләнгән икән. Әйе, Тула шәһәреннән Ольга исемле марҗа бер атнадан Хәлил янына киләчәге турында хәбәр җибәреп, аңа булган хисләрен ачып салган, ди. Ахирәтем: “Матурым, сине шулкадәр сагындым, төннәрен йоклый алмыйм, шулкадәр синең яныңа барасым килә. Жәл, путевкам бер атнадан гына. Мин сиңа бик күп бүләкләр алдым. Сине үбеп, Ольгаң” – дигән юлларны укыганнан бирле сөеклесенең кесә телефонын гел караштыра башлаган. Ә тегесе “Мин – сезгә гашыйкмын!” дия-дия, танышкан бер хатын-кызга үзенең телефон номерын өләшә икән. Шуннан соң, Роза кызып китеп: “Укып чыктым телефондагы мәхәббәт хатларыңны, бер тиенгә дә тормаган, хәшәрәт, ике йөзле бәндәсең икән. Гаиләмне җимертеп, оятка калдырдың бит! – дип, әле кайчан гына авыз суларын корытып мактаган “җан кисәге”н уңлы-суллы яңаклап алган.
– Бик алай дулама әле, башта мин сөйләгәнне тыңла, – дип серен чишәргә керешкән тегесе. Отель хуҗасы белән минем арада шундый килешү бар: мин аңа күбрәк клиентлар җәлеп итеп, отельне беркайчан да буш тотмаска тиешмен. Шуннан соң гына ул миңа чакырган кешеләремнең исәбенә карап, яхшы гына процентлар яки комиссионныйлар түли. Гафу ит, җаным! – дип бик үтенсә дә бүләк иткән чәчәкләрен төрегемнең йөзенә ыргыттым да, китеп бардым, – ди Роза.
– Нишләп беттегез инде? – дип сораган булам.
– Шөкер, мин әле акылдан шашкан кеше түгел, кирәк чакта үземне тәртипкә тиз китерә алам. “Ирмен дип, йөргән буласың мактанып. Тфү!” – дип чыраена төкердем дә, булган әйберләремне җыеп, ялымның беткәнен дә көтмәстән шул ук көнне кайту ягына каердым, – ди ахирәтем.
Ләкин, үзен ничек кенә кыю тотарга тырышса да, йөзендә сагыш. Мин, һәрвакыт салкын канлы булып күренгән һәм моңа кадәр төрле авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын җиңел тапкан ахирәтемнең хәленә ничек керергә дә белмәдем. Үзеннән: “Нәрсә? Ул әллә мөгезле идеме соң?” – дип сорагач, ахирәтем:
– Алай ук көлмә әле... Менә мин күпме Төркиягә йөрим иеме, күпме кешеләр белән аралашам, шунда Русиядән килгән юньле ир-егетләрне күрмәдем. Булганы да, сыра мичкәсен кочаклап, күп эчүдән шешенеп, тонып беткән күзләрен чекерәйтеп, сине тикшереп: “Нигә минем белән берсе дә танышмый?” – дип, авыз эчендә ботка пешерүдән башканы белми. Алар бит хәтта хатын-кыз белән юньләп таныша да алмый. Ичмасам, хет берсенең чәчәк сатып алып, бүләк итәргә кулыннан килсен иде.
Розаның хәлен үзем дә яхшы аңлыйм. Ир-ат дигәндә, мин үзем дә аларның кайбер гамәлләреннән канәгать түгел. Әитик, менә автобуска кергәндә кул бирү түгел, сине этеп үзе керергә тырышуларын гына мисалга китерсәң дә ирләребезнең ни дәрәҗәдә тәрбиясез булуын аңлыйсың. Моны мин үземдә татып карадым. Шуңа Розаның: “Төрек ирләре ярата белә”, – дип, авыз суын корытып сөйләгәннәре белән килешергә мәҗбүрмен. Аның бу адымы, миңа Русия хатын-кызларын беркатлылыкта гаепләмәскә кирәклегенә төшендерде.
Ә үзем, күпме генә тырышсам да, ни өчен үзебезнең ирләрнең төрекләр кебек, хатын-кызга һәм балага карата итәгатьле була алмавын аңлата алмыйм. Бәхетле гаилә корып яшәр өчен үзең турында гына уйламыйча, әйләнә-тирәң, гаиләң белән дә исәпләшергә кирәктер, бәлки. Әгәр ахирәтем төрек күрсәткән игътибарның яртысын гына булса да үз иреннән алса, ул шундый юләр адымнарга бармас иде, минемчә.
Шулай итеп, мин Розаның бу мәхәббәт маҗарасын берничек тә хөкем итә алмыйм. Үземне кызыксындырган сорауны таныш-белешләремә дә биреп чыктым.
Беребезгә дә кемнеңдер гамәлләрен хөкем итү хокукы бирелмәгән. Ялгышларыбызны да, гөнаһларыбызны да бер Аллаһы Тәгалә генә кичерә һәм ярлыкый ала”, – диләр. Әле менә “тагын кемнән сорыйм икән?” – дип уйлап-уйлап йөрдем дә, сезгә хат язарга булдым. Киләчәккә якты хыяллар корып, диңгез буенда сөйгәне белән яшәргә өметләнгән ахирәтемнең тормышы бер мизгел эчендә “саташулы төш”кә әйләнде: төрек тә аңа өйләнмәде, үз ире дә хәзер хатынының хыянәтен онытырга теләп, яшь кәләш белән тормыш корып маташа. Бәлки, ахирәтемә курорт мәхәббәтен иреннән яшерергә кирәк булгандыр? Хәзер бит бертөрлелектән, ялгызлыктан котылам, дип, күпләр шулай яши. Акыл белән эш иткәндә, бүреләр дә тук, сарыклар да исән булырлар иде...

Сәрия,
Уфа шәһәре.
Читайте нас в