Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 март 2021, 20:05

Бәйрәм көннәрендә пенсияләр ничек киләчәк?

Озакламый ил халкы 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләячәк. Аңлашыла ки, Яз бәйрәме халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүгә дә үзгәрешләр алып килә. Бу өлкәннәргә пенсия таратуга да кагыла. Тулырак – сайтта!

Озакламый ил халкы 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләячәк. Аңлашыла ки, Яз бәйрәме халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүгә дә үзгәрешләр алып килә. Бу өлкәннәргә пенсия таратуга да кагыла.
Аерым алганда, Башкортстан Республикасында пенсияләр вакытыннан алда – 4 мартта ук таратыла башлаячак. Бу хакта Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча идарәлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. “Русия почтасы” аша таратылу вакыты ял һәм бәйрәм көннәренә, ягъни 6 – 8 мартка туры килгән пенсияләр вакытыннан алда – 4, 5, 6 мартта ук адресатларына җиткереләчәк. Пенсияләрнең һәм төрле социаль түләүләрнең конкрет таратылу вакыты февраль ае өчен квитанцияләрдә күрсәтелгән. Шулай итеп, бәйрәм уңаеннан үзегезгә бүләк сайлый торсагыз да була!
Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча идарәлегенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 9 марттан башлап пенсияләр күнегелгән элекке график буенча таратыла башлаячак. Пенсияләрен кредит оешмалары, банклар аша алучыларның исәпләренә акча килешүдә билгеләнгән вакытта, ягъни 12 марттан соң күчереләчәк.
Фото: eng.ufacity.info
Читайте нас: