Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2021, 13:24

“Туган тел белән иман һәм рух керә”

26 февраль Уфада узган милли-мәдәни мөхтәриятнең хисап-сайлау конференциясендә тел, мәгариф, гореф-гадәтләрне саклау буенча да чыгышлар булды.

Чарада иң саллы чыгышларның берсен Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов һәм “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов ясады.
– Туган телгә мәхәббәт гаиләдән башлана. Ата-ананың туган телгә мөнәсәбәте мөһим урын тота, чөнки бала ата-анадан туган телне генә өйрәнеп калмый, ә аларның туган телгә мөнәсәбәтен дә үзләштерә.
Гаиләдә туган телне белү дәрәҗәсе дә зур әһәмияткә ия.
Без көндәлек тормышта үзебез дә татарча сөйләшмибез. Күп кенә шәхесләребез дә татарча белми. Аларга карап без тискәре үрнәк алабыз.
Әгәр без гаиләдә туган телдә сөйләшмәсәк, көндәлек тормышта туган телдә аралашмасак, аның язмышы белән кызыксынмасак, саклау һәм үстерү өстендә эшләмәсәк, мәктәптә өйрәнү белән генә саклап кала алмаячакбыз. Туган телне саклау туган тел укытучысы эше генә түгел, ә бар милләт эше. Җиң сызганып барыбызга да эшләргә кирәк, – диде Илшат Насипов.
– Республикада нәшер ителүче татар матбугатының татар телен саклаудагы һәм үстерүдәге роле бәяләп бетергесез. Алар бит ата-аналар балаларын татар сыйныфларында укытсын өчен эшчәнлек тә алып бара. Матбугат һәм мәктәп коллективы – без бергәләп тотынсак кына үз телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәк буынга ышанычлы итеп тапшыра алачакбыз. Безнең ата-бабаларыбыз меңнәрчә еллар милләтебезне милләт иткән телебезне саклап, буыннан- буынга тапшырып, безнең көннәргә китереп җиткергәннәр. Тел – безнең ерактагы ата-бабаларыбыздан калган рухи мирас. Без, аларга хыянәт итеп, шушы чылбырны өзәргә тиеш түгелбез.
Бүген кайсыбер ата-аналардан, татар телен ул белә инде, мәктәптә башын катырмасын, БДИ бирә торган дәресләрне укысын, дигән сүзләр дә ишетелә. Ул ата-аналар шуны аңласын иде: бүген син балаңның туган тел өйрәнүен баш катыру дип исәплисең икән, берничә елдан ул синең башыңны катырырга мөмкин. Бала туган телен өйрәнергә тиеш, чөнки туган тел белән балага иман керә, туган тел белән рух керә, туган тел белән милли хис керә, туган тел белән милләтнең әхлагы керә, туган тел белән ватанпәрвәрлек керә. Менә шушыны ата-аналарның аңына сеңдерер өчен мәктәп коллективы һәм матбугат басмалары бергә булырга тиеш тә, – дип чыгыш ясады Фаил Фәтхетдинов.

Фото Мунира ВАФИНА.
Читайте нас: