Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2021, 01:24

Татарлар зур форум уздырды

Уфада “Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте”нең хисап-сайлау конференциясе узды.

“Башкортостан” дәүләт концерт залында үткән бу чарада 107 кеше офлайн, 104 делегат онлайн катнашты.
Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, Русия Дәүләт думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов та катнашты һәм чыгыш ясады.
Форумда Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Римма Үтәшева хисап чыгышы ясады. Шулай ук Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Айдар Галимов,
Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы мөдире Илшат Насипов, “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Уфаның 84 санлы татар гимназиясе директоры Рифкать Идрисов, Федоровка районының Коралачык мәктәбе директоры Сөмбел Хәйбуллина, Нефтекаманың 10 санлы мәктәбе укытучысы Галия Корбанова һәм башкалар чыгыш ясады.
Чара ахырында Уставка үзгәрешләр кертелде, яңа шура сайланды. Моңа кадәр шурада 41 кеше булса, яңасына 23 кеше кергән. Мөхтәрият җитәкчесе итеп кабат Римма Үтәшева сайланды.
Резолюциядә өстенлекле мәсьәләләр дип балаларны туган телдә укыту, милли үзаңны күтәрү, тел мохитен киңәйтү кебек юнәлешләр билгеләнгән. Документка шулай ук Мәгариф министрлыгына милли мәктәпләр санын арттыру, яшьләргә иҗатка кызыксындыру тудыру, Мәдәният министрлыгына туган тел һәм мәдәният юнәлешендәге башлангычларга грантлар бүлү кебек тәкъдимнәр кергән.

Фото Мунира ВАФИНА.
Читайте нас: