Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 февраль 2021, 23:51

Татар базары

Хатын автобустан: “Уффф…”, – дип чыгып китте.

Татар базары

Ижауның бер районы татар базары дип атала. Бу район халкының 45%ы татарлар. Бервакыт шул бистәдә җәяү йөрергә туры килде. Татарча язган игъланнарны карап барам: “Булат”, “Кояш”, “Венера”, “Чулпан”, “Рәхим итегез”… “Котлы булсын” дип укып киттем, баксаң… “Котлы и обогреватели”. Менә шулай инде татар булгач…
Шәүкәт түгел, Шәфкать мин

Исемем Шәфкать бик сирәк очрый, шуңа күрәдер еш кына Шәүкәт дип эндәшәләр миңа. Элегрәк бервакыт Мәскәүдә командировкада чакта юк кына нәрсә өчен милиция бүлегенә алып киттеләр. Кунакханәдә күрше бүлмәдә яшәгән кыргыз егетеннән акча кыса башлагач, түзмәдем – халыкара мөнәсәбәтләр турында әйттем аларга. Паспортны бөтен документлар белән кунакханәдә калдырганмын. Бәйләнәләр бит болар миңа. “Исемең, фамилияң?” – дигәч, “Шәүкәт Галиев”, – дип әйттем. Мәскәү милициясе Ижауга минем эшкә шалтыратып: “У Вас работает Шаукат Галиев?” – дип сорагач, безнекеләр: “Әйе”, – дип җавап бирделәр. Чыннан да исемем дә, фамилиям дә танылган шагыйребезнекенә охшаган. Соңрак эшкә минем тәртибем турында хат та килде әле. Югалып калмадым: “Өч хәрефе туры килми. Мин бит Шәфкать Ганиев, ә монда Шәүкәт Галиев турында язылган”,– дидем. “Ул – танылган язучы”, – дип, интернетта аның исем, фамилиясен җыйдым. Танылган татар шагыйре дигән язманы күргәч, бөтенләй аптырап калдылар.
Хәзер дә бутап эндәшсәләр, Шәүкәт абыйны хөрмәтләп искә алам!
“Тиз сөйләп бетер”

Автобуста эшкә барам. Хастаханәдә ята торган дустыма телефоннан, ашыкмыйча гына, кичә язган хикәямне сөйлим. Ахырына җитәм дигәндә, бер хатын: “Чем заканчивается уже? Мне надо выходить!” – дип, ачу белән әйтеп куйды. Мин гаҗәпләнүемнән, үзем дә сизмәстән, тиз генә хикәямнең ахырын сөйләп бетердем. Теге хатын автобустан: “Уффф…”, – дип чыгып китте.

Белешмә:
Шәфкать Ганиев Татарстанның Әгерҗе районының Мукшур авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мәктәптә укыган елларында ук шигырьләр, кыска хикәяләр яза башлый. Аларның кайберләре район гәзитендә басылып чыга.
1978-1980 елларда Совет армиясе сафларында хөзмәт итә.
1981 елдан алып Ижау шәһәрендә яши. Бик күп төрле һөнәрләргә ия. 10 ел буе Ижауның механика заводында эшли. Завод юлламасы белән шефлык иткән интернат мәктәптә тәрбияче булып та эшли. Шул чорда читтән торып Глазов шәһәренең педагогия институтында белем ала. Шәфкатькә “фото” җене дә кагылган. Ижау шәһәрендә, авылларда булган татар дөньясына кагылышлы чараларны фотога төшереп бара. Удмуртия татарларының “Янарыш” гәзитендә фотолары, хикәяләре даими чыгып тора. Татарстан, Башкортстан матбугатында да күренгәләп тора. Хәзерге вакытта Ижауда инженер-электрончы булып эшли.

Фото: royalalberthall.com
Читайте нас: