Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 февраль 2021, 22:27

Мәгънәсез үлем

Күзләрен чокып, колакларын кисеп җәфалап үтергәннәр.

СССР чорында хәрби хезмәттә булу зур мәгънәгә ия иде. Армиягә бармаган егетне егет дип тә исәпләми иделәр. Инде бу стереотип артта калды. Армия дә, горурлык хисләреннән бигрәк, авырткан җирләрнең берсенә әйләнеп бара. Бабайчылык, ашарга җитмәү, суицид кебек күренешләр турында еш ишетергә була. Рәсми булмаган чыганаклар ел саен Русия армиясендә 500-600 егет үлүен хәбәр итә.
Әфган һәм башка илләрдәге иттарткычларда күпме егетләрнең гомере өзелде.
Сүзем 90нчы еллардагы бер вакыйга турында.
Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укыганда Т. миннән түбән курста белем алды. Бер ел тулай торактагы бер бүлмәдә дә яшәп алдык. Сессияләрен яхшы тәмамлый алмагач, декан аны хәрби хезмәткә җибәрергә булды. Озаттык, ләкин һәр кич “призывной пункт”тан качып кайтып, безнең белән кунып китә иде. Шулай йөргән арада аның төркеме хәрби хезмәткә киткән булып чыкты. Т.не соңрак башка төркем белән хәзмәткә алдылар. Соңрак аның Карабахка эләгүе һәм шунда фаҗигале рәвештә һәлак булуын ишеттерделәр. Күзләрен чокып, колакларын кисеп җәфалап үтергәннәр. Яп-яшь, сөлек кебек, зәңгәр күзле Балтач егете шулай итеп бакыйлыкка күчте.
Мин ул хакта еш кына уйланам. Әгәр декан мәрхәмәтлек күрсәтеп аның белән сөйләшеп, сессиясен кабат бирдертсә, яки хәрби хезмәткә үз төркеме белән киткән очракта бәлки бу хәл булмас та иде.
Гомеренең иң матур чагында ата-анасына, туганнарына, дусларына зур кайгы өстәп мәрхүм булды. Ә бит аның кызлар кулы да тотып караганы юк иде.
Фото: manassehandgill.com
Читайте нас: