Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2021, 00:17

Бүген Уфада “Тирән тамырлар” әсәре буенча диктант яздылар

Бергәләп диктант язу җәмгыятьтә туган телгә игътибарны арттыра, аңа сакчыл караш тәрбияли.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында татарча диктант язу чарасы узды. Ул 21 февраль узачак Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылды. Чарада могътәбәр кунаклар: “Кызыл таң” гәзитенең, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларының баш мөхәррире Фаил Фәтхтдинов, Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры директоры Фирзәт Габидуллин, “Әллүки” журналы мөхәррире урынбасары Юлия Төхбәтуллина бар иде.
Кунаклар студентлар алдында чыгыш ясап, студентларны Халыкара туган тел көне белән котлады, туган телне саклау, аны киләчәк буыннарга да калдыру кирәклеге турында сөйләде.
“Кызыл таң” гәзитенең, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларының баш мөхәррире Фаил Фәтхтдинов әлеге басмалар исеменнән Халыкара туган тел көне белән котлады һәм диктант язып татар телен белүне, белемне сынау чарасында катнашу өчен рәхмәт белдерде,
Уку йортының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насипов диктант язудан курыкмаска чакырып, билгеләрнең мөһим булмавын әйтте:
“Диктант язу, беренче нәүбәттә, үзегез өчен кирәк. Безгә, оештыручыларга, кемнең ничәлегә язуы статистик мәгълүмат өчен генә. Без катнашучыларның белемен тикшерү, бәяләү бурычы куймыйбыз. Ә инде матур итеп җыелышып, күмәкләп катнашып, бергәләп диктант язу – ул җәмгыятьтә туган телгә игътибарны арттыра, аңа сакчыл караш тәрбияли”.
Диктант язу өчен текст татар әдәбияты классигы, күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романыннан сайланган. Анда бик тәфсилле итеп яңгыр яву алдындагы мизгел сурәтләнгән иде. Текстны филология фәннәре кандидаты, доцент Раушания Гәрәева укыды.
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында бүген шулай ук башкортча һәм урысча да диктант яздылар. Башка урыннарда мари, чуваш һәм удмурт телләреннән дә диктант яздылар.
Диктант язу пандемия шартларында шәхси саклану кагыйдәләрен үтәп һәм социаль дистанцияне саклап үтте. Чарада 50дән дә артык кеше катнашу тыелган иде. Республика районнарында диктант язучылар чарага онлайн кушылды.

Фото: Мунир ВАФИН.
Читайте нас: