Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2021, 17:51

Мәрьям Солтанова кыю кеше булган

Уфа галиме борынгы байларның “Форбс” исемлеген төзегән.

“Берлек” оешмасы каршында эшләгән Мәрьям Солтанова исемендәге бәхәс клубы агымдагы ел чараларын башлап җибәрде. Тәүге утырышта күренекле галим, тарих фәннәре докторы, профессор Михаил Роднов белән очрашу узды. Галим анда “XIX гасыр ахыры, XX гасыр башындагы Уфа һәм Уфа губернасының татар эшкуарлары” дигән темага лекция укыды.
Михаил Роднов сүзләренчә, 1865 елда Уфада беренче тапкыр зур эшкуарлар исемлеге төзелә, аңа ике татар бае да керә. Алар кибет тотучы Ахун Сөләйманов һәм Мөхәммәтдин Курамшин.
1869 елда татар эшкуарлары саны күбәя, аларның күпчелеге җимеш сату белән шөгыльләнә. Шул ук елда Уфада беренче ситса сату кибете ачыла. Ул елларда бу бик төшемле эш була, чөнки әзер тегелгән киемнәр белән сәүдә булмый.
Галим ул чордагы Уфа байларының исемлеген төзүен дә сөйләде. Ул моны борынгы “Форбс” исемлеге дип атады. Аңа караганда, иң зур байларның еллык акча әйләнеше бүгенге акчага әйләндергәндә миллиард сум тирәсе булган. Бу исемлектә татарлар да бар.
Галим ул чорның рэкеты турында да сөйләде:
– Байлардан акча җыю төркеме Уфадагы бар эшкуарлардан акча таләп иткән. Полиция бу хакта белеп эшкуарларны хезмәттәшлеккә чакыра. Бары тик Мәрьям Солтанова гына полиция белән хезмәттәшлеккә риза була, калганнар курка. Аңа җомга намазы узган вакытта кеше күп урында акча тапшырырга кушалар. Шул вакытта җинаятьчене кулга алалар. Менә шундый кыю кеше була Мәрьям Солтанова, – дип сөйләде Михаил Роднов.
Очрашу ахырында галим сорауларга җавап бирде.
Фото: Мунира Вафина.
Читайте нас: