Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2021, 21:49

Яңа ел чыршысының хакын дүрт тапкырга арттырып сатканнар

Яки “пир во время чумы”.

Башкортстан монополиягә каршы федераль хезмәте башлыгы Андрей Хомяков матбугат конференциясе уздырып, Яңа ел чыршылары сатып алуда канун бозулар булуын белдерде. Аның сүзләренчә, товар, бәясеннән берничә тапкыр кыйммәтрәк хакка сатып алынган.
Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрь ахырында монополиягә каршы федераль хезмәт пиксель чыршыларын сатып алуда хокук бозуларны ачыклаган иде. Аукцион барышында Башкортстан Республикасының дәүләт хуҗалыгы идарәлеге Мәскәү өлкәсенең “Клирлайт Рус” компаниясенә өстенлек бирде. Шуны да әйтергә кирәк, подрядчы бердәнбер кандидат булды. Моннан тыш, тикшерү чыршы бәясе җитештерүченең бәясеннән 80%ка артып китүен ачыклады. Компаниядән Башкортстан бюджетына законсыз алынган табышны кире кайтаруны таләп итәләр.
Уфада Совет мәйданына куелган пиксель чыршыны башта 18,7 миллион сумга тәкъдим иткәннәр, аукцион ахырында бәясе 12 миллион сум тәшкил иткән. Социаль челтәрләрдә моның илдәге иң кыйммәтле чыршы икәнлеге, пандемия чорында акча туздыруның акылга сыймаслык хәл булуы турында фикерләр булган иде.
Әлеге пиксель чыршы диод гирляндалар белән бизәлгән, ул ике дистәдән артык эффект тудыра ала. Чыршының очыннан төбенә кадәр спираль рәвешендә урыс һәм башкорт телләрендә “Яңа 2021 ел белән” дигән язу хәрәкәтләнеп тора. Биеклеге 30 метр, очында бер метр диаметрлы йолдыз янып тора.
Әлеге пиксель чыршы республикада калачак, түләнгән артык акчаларны сатучы кире Башкортстан казнасына кайтарырга тиеш.
Ел да чыршы куела торган урынга урманнан тере чыршы алып кайтып утыртып, Яңа ел саен аны матурлап бизәү файдалырак булмас идеме икән? Ул акчалар әдәбиятка, мәдәнияткә юнәлтелсә, нәтиҗәлерәк булыр иде кебек.

Фото: mgazeta.com
Читайте нас: