Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 февраль 2021, 23:57

Иң озын телле кыз Уфадан!

“Могҗизалар кыры”нда Радмила Йосыповага Русиядә иң озын тел иясе булуына сертификат тапшыралар.

Радмила үзенең гадәти булмаган теленә беренче тапкыр 11 яшендә үк игътибар итә. Ул теленең иягенә кадәр барып җитүенә гаҗәпләнә. Әнисе исә кызын гадәти телле дип саный.
2011 елда кыз телевизордан гадәти булмаган үзенчәлекле кешеләр турында “Сөйләшәбез һәм күрсәтәбез” тапшыруын карый. Радмила әнисен бу тапшырулар редакциясенә шалтыратырга үгетли һәм тиздән кызны Мәскәүгә чакыралар.
– Мин “Кемдә күбрәк” рубрикасында төштем, табиблар телемне төбеннән алып очына кадәр үлчәделәр. Минем нәтиҗә –14 сантиметр, –дип мактана Радмила.
6 елдан соң Радмиланы янә телевидениегә чакыралар. “Йолдызлар очрашты” программасында катнашырга бөтен Русиядән рекордсменнар җыела.
– Анда Мин Русиядәге иң озын буйлы, дөньядагы иң озын аяклы Екатерина Лисина белән таныштым. Аның буе 205 сантиметр, ә аяклары – 133 сантиметр иде. Ул миңа Русиянең рекордлар китабы редакторы Станислав Коненконың телефонын бирде. Аның белән аралашуда иң озын тел кебек категориянең бөтенләй булмавы ачыкланды. Әлбәттә, башта табибларның күп санлы тикшерүләрен һәм үлчәүләрен узарга туры килде. Шул ук вакытта Русия рекордлар китабы өчен телнең озынлыгын тамырдан түгел, ә алгы тешләрдән үлчәделәр, шуңа күрә 11,8 сантиметр чыкты. Аннары 2018 елның 8 мартында мине “Могҗизалар кыры”на Русия рекордсмен кызлар белән чыгарылыш кичәсенә чакырдылар һәм миңа Русиядә иң озын тел иясе булуыма сертификат тапшырдылар.
Радмила Йосыпова бүгенге көндә Санкт-Петербургка Лесгафт исемендәге спорт һәм физкультура университетында укый.

Фото6 ufa.kp.ru
Читайте нас: