Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2021, 00:48

Министр миллионнарны йоткан

Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаевны вазифаларыннан явыз рәвештә файдалануда гаепләнә.

Тикшерү комитеты Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаевны вазифаларыннан явыз рәвештә файдалануда гаепләде. Югары дәрәҗәле түрәгә, аның узган ел республиканың капиталь төзелеш идарәсе башлыгы вазифасында эшләвенә бәйле рәвештә, гаеп белдергәннәр, дип хәбәр итә төбәк прокуратурасы.
Тикшерү версиясе буенча, 2017 елда Күчәрбаев эшләр башкарылмаса да, Күмертау шәһәрендә чистарту корылмалары төзелешен тәмамлау турындагы актка кул куйган. Объект эксплуатацияләүгә һәм нинди дә булса хезмәт күрсәтүгә әзерләнмәгән. Шул ук вакытта подрядчыга 95 миллион сумнан артык акча түләнгән.
– Гаепләнүче документлар нигезендә, шәһәр хакимияте тарафыннан чистарту корылмалары файдалануга тапшырылды, хәзерге вакытка кадәр алар куллану өчен яраклы түгел, – дип хәбәр итте Башкортстанның тикшерү комитеты. – Гаепләнүченең җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә Башкортстан Республикасы бюджетына 95 миллион сумнан артык зыян килгән.
Рәмзил Күчәрбаев тоткарланган. Аның белән тикшерү эшләре алып барыла, аңа чик кую чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яраксыз чистарту корылмалары тапшырылган Күмертау шәһәре белән ул вакытта Башкортстанның хәзерге ТКХ министры Борис Беляев җитәкчелек итте.
Исегезгә төшерәбез, Республиканың Төзелеш министрлыгында 1 февраль иртәсендә тентүләр узды. Шул ук вакытта ведомствоны 2020 елның октябрендә җитәкләгән министр Күчәрбаев тоткарланды.

Фото: krasniykut.ru
Читайте нас: