Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2021, 16:22

Иң көчле кешедән коронавирус та курка!

“Русиянең иң көчле кешесе” дип танылып, исеме Гиннеслар китабына кергән Эльбрус НИГЪМӘТУЛЛИН Уфаның 13нче дәваханәсендә коронавируска каршы вакцина ясаткан.

“Русиянең иң көчле кешесе” дип танылып, исеме Гиннеслар китабына кергән Эльбрус НИГЪМӘТУЛЛИН Уфаның 13нче дәваханәсендә коронавируска каршы вакцина ясаткан.
Русиянең иң көчле кешесе Эльбрус Нигъмәтуллин коронавируска каршы прививка ясаткан. Уфаның 13нче дәваханәсендә тыныч кына чират көтеп утырган бу спортчыны күпләр танымагандыр да. Күп тонналы самолетны урыннан кузгата алган башкорт батыры ник тәүгеләрдән булып вакцина ясатырга булган соң?
– Мин бүген гаиләмдә беренче кеше булып коронавирус прививка ясаттым. Бу темага хатыным белән сөйләшкәндә, ул: “Әйдә, Эльбрус, син беренче бул. Сиңа арасыннан без дә эшләтербез”, – диде. Дусларым һәм туганнарымны үз артымнан ияртермен, алар да прививка ясатыр, дип өметләнәм.
Прививканы кабатлап өч атнадан соң гына ясаячаклар, шуннан соң гына “ГамКовидВак” йөз процентка эшли башлаячак.
Вакцинаның чираттагы партиясе республикага килде. Русиянең иң көчле кешесе үрнәгенә бөтен бер завод – Уфа моторлар җитештерү берләшмәсе коллективы да кушылган.
Фото: 2018.miasskiy.ru
Читайте нас: