Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2021, 15:42

Туган тел олимпиадасы онлайн узды

Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада 189 укучы катнашты.

Һәр ел кышкы каникуллардан соң мәктәп укучылары арасында туган тел һәм әдәбият буенча олимпиада уза. Быел ул онлайн узды. Татар, чуваш, мари һәм удмурт телләре һәм әдәбиятлары буенча 8-11 сыйныф укучылары арасында олимпиадада барлыгы 292 бала катнашты, шуларның 189ы татар балалары. Онлайн узган ябу чарасында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева укучыларга туган телләрен яратулары өчен рәхмәт белдерде. Төбәкара олимпиадаларда катнашып республиканың данын күтәрерсез дигән ышаныч белдере.
Милли мәктәпләр буенча түбәндәге укучылар җиңү яулады:
Дарина Ергизова, 9 сыйныф. Бүздәк районы, Әмир авылы.
Азалия Әхмәтшина, 10 сыйныф. Благовар.
Алина Сабитова, 11 сыйныф. Бүздәк районы.
Урыс мәктәпләре буенча түбәндәге укучылар җиңүгә иреште:
Зарина Рахманова, 8 сыйныф. Кушнаренко районы, Иске Кормаш авылы.
Эльвина Гыймазова, 9 сыйныф. Бәләбәй татар гимназиясе.
Илназ Мөхәмммәтҗанов, 9 сыйныф, Бәләбәй районы, Мәтәүбаш авылы.
Ләйсән Гыйбадуллина, 9 сыйныф, Октябрьский шәһәре.
Гөлшат Габитова, 10 сыйныф.Туймазы шәһәре.
Әдилә Шакирова, 11 сыйныф. Борай районы, Каенлык авылы.
Бәяләмә төркеме җитәкчесе, Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов Башкортстанда татар теле һәм әдәбиятын укыту һәрвакыт югары дәрәҗәдә булуын билгеләде.
Бәяләмә төркеме әгъзасы, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлеге татар-чуваш кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров олимпиададагы үзенчәлекне шулай билгеләде: “Текст өстендә эш дигән биремдә балаларга текстны Фуат Галимуллин укыды. Алар шул текстны тыңлап, бирелгән сорауларга җавап бирделәр. Бу үзенчәлекле бирем, минем өчен дә яңалык булды. Балалар Фоат Галимуллин башкаруында туган телнең яңгырашын, тәмен тойдылар. Бу отышлы һәм кирәкле бирем булды”, диде Илсур Мансуров.
Башкортстан мәгарифе үсеше институтының татар мәктәпләре буенча белгече Руслан Сөләйманов тест буенча биремне компьтер тикшерүе сәбәпле, эш җиңел баруын әйтте.
Олимпиадада җиңүчеләргә һәм призерларга мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Фото Мунира Вафина.
Читайте нас: