Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2021, 13:30

Чакмагыш яшьләре күңелле яши

Студентлар көне уңаеннан кызыклы һәм күңелле чаралар үтте. Авыл мәдәният учреждениеләрендә әңгәмәләр, түгәрәк өстәллләр, флешмоблар оештырылды. Ә инде район үзәгендә бу көн аеруча зурлап уздырылды.

Студент тормышы ‒ һәр кешенең иң ялкынлы, дәртле, күңелле, онытылмас тәэсирләр калдыра торган вакыты. Әлбәттә, кайчак көн дәвамына сузылган лекцияләр, төн йокламыйча ятлаган билет сораулары арытып та җибәрә. Чаралар оештырып йөреп, бүлмәңдәге газиз караватыңа арып-талып кайтып егылган чаклар да бар. Кызыклы һәм көлкеле вакыйгалар да юк түгел, әлбәттә.
Студентлар көнендә Чакмагыш үзәк китапханәсенең уку залында “Укырга яратырга өйрәнегез” дигән чара оештырылды. Анда булачак абитуриентлар ‒ Чакмагыш гимназиясендә белем алучы укучылар катнашты. Чара барышында китапханәче Зөлфия ханым Гайнетдинова Студент көне тарихы һәм традицияләре, шулай ук Русиядә игълан ителгән Фән һәм технологияләр елы, аның уңаеннан ясалган күргәзмә турында сөйләп үтте.
Түгәрәк өстәл форматында үткән мәгълүмат сәгатендә катнашучыларга фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләнү өчен методик ярдәм тәкъдим ителде. Югары уку йортларына кергәндә шәхси уңыш-казанышлар өчен өстәмә баллар алырга мөмкинлеген аңлаттылар. Китапханә мөдире, педагогия фәннәре кандидаты Рәсимә Зәлиф кызы Балягованың чыгышын укучылар йотлыгып тыңлады.
Кичен инде студентлар, булачак абитурентлар һәм элекке студентлар-райондашларыбыз бәйрәм концертына – Гаилә паркына юлланды. Район мәдәният бүлеге әзерләгән концерт барыбызга да яхшы бәйрәм кәефе өстәде. Чакмагыш муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова үзенең чыгышында районыбыз студентларын ихлас котлап үтте, үзенең студент елларын искә төшерде, яшьләрне һәр чарада актив катнашырга өндәде. Киләчәктә ак бәхетләр, саф мәхәббәт хисләре теләп, “Чакмагышның яшь никахлашучылар паркы һәрберегезне көтә!” – диде. Концертта үзебезнең БДПУ студентлары да катнашуына чын күңелдән горурланып тордым.
Бәйрәмнең икенче өлешендә Чакмагыш яшьләр үзәге оештырган шаян уеннар гөрләде, дәртле, өздереп биюләр дәвам итте. Җинүчеләргә район “Гаилә” кинозалына чакыру билетлары тапшырылды.
Юлай НИЗАЕВ.
Автор фотосы.
Читайте нас: