Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2021, 20:21

Ситуацион үзәк бар илгә үрнәк

Күп кенә мәсьәләләрне сәламәтлек саклау учреждениеләренә мөрәҗәгать итмичә генә медицина экспертлары көче белән хәл итеп була.

Башкортстанның ковидка каршы ситуацион үзәкнең эш тәҗрибәсен федераль дәрәҗәдә өйрәнәләр. Бу хакта Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Рязанский республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Камкин белән бергә Үзәкне карау нәтиҗәләре буенча белдергән иделәр.
Әлеге үзәк “Торатау” Конгресс-холлында 16 ноябрьдән алып эшли. Операторлар көн саен 8.00 дән 20.00 гә кадәр (347) 218-19-19 телефоны буенча шалтыратулар кабул итә. Биредә яшәүчеләр өйдә һәм поликлиникаларда коронавирустан амбулатор дәвалауны оештыру буенча дистанцион консультацияләр ала, COVID-19да үз тестларының нәтиҗәләрен, бушлай даруларны алу тәртибен аныклый, башка сорауларга җавап алалар. Көн саен, шул исәптән ял көннәрендә, 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шалтыратучылар COVID-госпитальләрдә булган якыннарының һәм туганнарының сәламәтлек торышы турында белә алалар
Үзәкнең координаторы, Башкортстан Дәүләт җыелышының сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары Римма Утәшева сүзләренә караганда, күп кенә мәсьәләләрне сәламәтлек саклау учреждениеләренә мөрәҗәгать итмичә генә медицина экспертлары көче белән хәл итеп була. Бу беренчел медицина звеносын оештыруга йөкләнешне киметә.

“Башинформ” фотосы.
Читайте нас: