Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2021, 17:10

Нинди син, вирус?

Коронавирусның британ штаммын фотога төшергәннәр.

"Вектор" "Дәүләт гамәли микробиология һәм биотехнология фәнни үзәге" федераль бюджет фән учреждениесендә дөньяда беренчеләрдән булып коронавирусның британ штаммын фотога төшергәннәр. Штамм 2020 елның декабрендә авырган пациенттан бүлеп чыгарылган. Бу хакта Роспотребнадзорның рәсми сайты хәбәр итә. Вирус фотографиясе яңа коронавирусны тикшерү кысаларында алынган.
Роспотребнадзор учреждениеләре тарафыннан эшләнгән, Русия Федерациясендә теркәлгән ПЦР-тестлар коронавирусның британ штамын йоктыру очракларын ышанычлы ачыклый икән. Ә Роспотребнадзорның Үзәк эпидемология фәнни-тикшеренү институты тест-системалары вариантлы вирусны аның мутацияләнмәгән формаларыннан аерырга сәләтле.
Коронавирусның британ штамына хас булган мутацияләр "ЭпиВакКорона" вакцинасының нәтиҗәлелегенә йогынты ясамый, ди белгечләр.
***
25 гыйнварга кадәр Башкортстанда барлыгы 23 242 кешенең коронавирус инфекциясе йоктыруы, 175 кешенең вафат булуы теркәлгән. Шул исәптән соңгы тәүлектә 168 кеше авырып киткән. 3 кеше вафат булган.
Читайте нас: