Узган атна ахырында Уфада Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы утырышы узды. Анда оешманың районнардагы бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Әйткәндәй, “Ак калфак” республикада иң актив эшләгән оешмаларның берсе. Аның районнарда 51 бүлекчәсе эшли, алар каршында 32 фольклор ансамбле оештырылган.
– Без Башкортстандагы иң зур татар оешмаларының берсе. Оешманың шурасында илледән артык кеше, аларның һәрберсенең артында 10-15 кеше тора. Ягъни без 500дән артык. “Ак калфак” каршында оештырылган фольклор төркемнәре халыкны үз тирәбезгә җыю һәм туплау максатыннан төзелде. Әйдәгез, “Ак калфак”ка килегез дип кенә кешеләрне җыеп булмый. Без чаралар, җыр-моң аша аларны кызыксындырып җыябыз. Алар мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чыгыш ясый. Күңелләргә милли орлыклар сала, – диде Люция Вафина.
Чарада Казан кунаклары – Татарстанның Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да катнашты.
Васил Шәйхразиев чыгышында татар халкының киләчәге хатын-кыз кулында булуын әйтте, хатын-кызны гаилә учагын саклаучы дип атады. Ул күп кенә ак калфакчыларга “Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен” билгесен тапшырды. Әлеге бүләкне алучылар арасында Лилия Мусаева (Бишбүләк), Камилә Халикова һәм Фәридә Яппарова (Балтач), шагыйрә Фәнзия Максютова (Борай), Рәсимә Шәйдуллина (Илеш), Уфаның Дим районыннан Рәмилә Әхтәмова, Авдон авылыннан Альбина Якупова, “Ак калфак” оешмасы каршындагы димчеләр клубы җитәкчесе Венера Идрисова, дизайнер, милли кием һәм калфак тегү остасы Гөлнарита Камалова бар. Чарада ике егет тә бүләкләнде: рәссам Марсель Шәйдуллинга “Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен” билгесе, бик күп популяр җырлар авторы Мидхәт Әбделмәновка Татарстан Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе тапшырылды.
Татарстан Республикасының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгышында гореф-гадәтләрне саклау, милли киемнәр кию, телне һәм тарихны белү, милли моң һәм милли ашлар, сәламәт милләт үстерү кебек мәсьәләләрне барлады. Кадрия Идрисова Башкортстан татарларын “рухлы татарлар” дип атады. Шундый “рухлы татар”ларның берсенә – оешманың Дүртөйле районы бүлекчәсе рәисе, шагыйрә Светлана Васиковага ансамбль әгъзаларына милли кием тегү өчен сертификат тапшырылды.
Чәй табыны артында узган сөйләшү милли җыр-моңнар белән үрелеп барды. Чараны музыкаль яктан Мидхәт Әбделмәнов җитәкчелегендәге “Милли аваз” ансамбле бизәде.