Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2021, 16:01

Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары чыгарылды

Аның иреккә чыгып әтисен күрә алуы да шикле. Әтисе инсульт кичергән, шикәр авыруы белән авырый.

Читадагы хәрби суд 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны 24 ел һәм 6 ай төрмә җәзасына хөкем итте. Ул җәзаны кырыс тәртипле төзәтү колониясендә үтәчәк.
Гаепләүчеләр аңа 25 ел ирегеннән мәхрүм итүне сораган иделәр, ләкин присяжныйлар аның җәзасын йомшартуга лаек дип таптылар. Хөкем ителүченең адвокатлары җәза йомшаграк булыр дип көткән иде.
Моннан тыш, суд Шәмсетдиновтан һәлак булган һәм зыян күргән солдатлар гаиләләренә 9,8 миллион сум күләмендәге рухи зыян компенсациясен түләтергә дигән карар чыгарган.
Рамил Шәмсетдинов 2019 елның октябреннән сак астында тотылу сәбәпле, аның җәза үтәү вакыты бераз кыскартылачак.
Рамилнең әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов “Газета.ру”га әңгәмәсендә улының исән калуына шатланмавын әйткән иде.
Сигез кешенең гомерен кыю өчен 24 ел һәм 6 ай бәлки күп тә түгелдер. Ләкин егет хәрби хезмәттәге яхшы тормыштан кулына автомат алмаган. Монда аның белән гаепләнүчеләр сафына Рамилнең командирлары да басарга тиеш иде. Чөнки тәртип булган очракта ул гомеренең 25 елга якын вакытын сызып атмый, хезмәтен тәмамлап өенә кайткан булыр иде. Ә болай аның иреккә чыгып әтисен күрә алуы да шикле. Әтисе инсульт кичергән, шикәр авыруы белән авырый.
Егет хезмәт вакытын тутыргач та армиядә калырга карар иткән булган.
Адвокатлар хөкем карары белән ризалашмый шикаять итәргә җыена.

Фото: РИА Новости
Читайте нас: