Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2021, 13:20

"Нур" китапханәле булачак

Ул көнне, волонтёрлык эшләремне тәмамлап, театрга юл тоттым. Реклама бүлеге белгече Эльвина ханым Хәсәнова мине көләч якты йөз белән каршы алды.Фотода Юлай НИЗАЕВ.

Башкортстан тамашачылары яратып йөргән Уфа "Нур" татар дәүләт театры тамашачылары өчен китапханә оештыра. Бу турыда театр үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә игълан итте. Әлеге башлангычны һәрбер кеше, һәр тамашачы күтәреп алып, булачак китапханәгә китаплар бүләк итә ала. Китапның яхшы сыйфатта булуы һәм аңа бүләк итүченең автографы куелу мотлак. "Нур" театры хезмәткәрләре, китапханә тамашачылар һәм килгән кунакларның әдәби-мәдәни зәвыгын арттырыр, тәрбияләр, дип өметләнә.
Миңа да театр өлкәсе бик якын, театрга, сәхнә дөньясына ихлас гашыйкмын. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, 2 ай мәдәният көллиятенең театр бүлегендә дә укырга язды. Әниемнең апасы Гөлнур Янбирдина, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, бар гомерен шушы өлкәгә багышлаган шәхес.
15 гыйнвар көнне, волонтёрлык эшләремне тәмамлап, театрга юл тоттым. Реклама бүлеге белгече Эльвина ханым Хәсәнова мине көләч якты йөз белән каршы алды. Үз чиратымда "Чакмагыш чаткылары" район әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары булуымны, картәтием Әгъдәл Низаевның(1937-2018) үткен каләмле журналист, "Чакмагыш чаткылары"на нигез салган шәхес булуын сөйләдем. Һәм аның "Шомырт чәчкә атканда" китабын театрга бүләк итеп тапшырдым. Бу китапка аның Чакмагыш районының "Игенче" иҗтимагый-сәяси гәзитендә эшләгәндә иҗат ителгән әсәрләре белән бергә, соңгы чорда язылган шигырьләре, яшьлек хәтирәләре һәм мәсәлләре тупланган.
Китапханәне оештыру эшендә катнашуым өчен миңа театрга чакыру билеты да бирелде.
Минем фикеремчә, мондый чаралар бик кирәкле. "Нур"ларыбызның изге хезмәтендә уңышлар юлдаш булын телим!
Юлай НИЗАЕВ,
Башкортстан татар яшьләре һәм М. Акмулла исемендәге БДПУ студентлары хәрәкәте активисты.
Читайте нас: