Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2021, 14:57

«Тулпар» – җиңүче!

Журналыбыз дәүләт һәм Башкортстан халыклары телләре үсешен яктыртуга багышланган республика конкурсында III урын яулады.

Кичә ил буенча Русия матбугаты көненә билгеләнде. Башкортстанда коллегаларын һөнәри бәйрәме белән республиканың Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков һем башка рәсми вәкилләр котлады. Чара кысаларында республиканың Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы һәм Башкортстан Журналистлар берлеге оештырган республика конкурсларында җиңүчеләр бүләкләнде.
Шундый конкурсларның берсе – «Республика басма массакүләм мәгълүмат чараларында (газеталарда, журналларда) Башкортстан Республикасы халыкларының дәүләт телләрен һәм телләрен үстерү буенча иң яхшы яктырту» номинациясе.
Бу конкурста I урынны «Башкортостан» гәзите яулады. II урын «Акбузат» журналы редакциясенә бирелде. III урын исә – «Тулпар» журналында. Бу конкурска «Тулпар» 2020 елда дөнья күргән 8 язма тәкъдим иткән иде. Алар һәммәсе дә республикада татар теле һәм әдәбиятын укыту торышына һәм бу өлкәдәге проблемаларга кагылдылар.
Илдус Фазлетдинов фотосы.
Читайте нас: