Халыкара спорт Арбитраж суды WADA Русиягә Мәскәү допингка каршы лабораториясенең хилафлыклары өчен дип санкцияләр игълан иткән иде. Аңа ярашлы Русия спортчылары зур халыкара ярышларда Русия флагы астында 2022 елның 16 декабренә кадәр чыгыш ясый алмый. Шулай ук бу вакытта музыкаль ярдәм сыйфатында Русия гимны да кулланыла алмый.
Русия Олимпия комитеты спортчылары комиссиясе алдагы ике елда олимпиадаларда Русия гимны урынына “Катюша” җырын кулланырга тәкъдим итте.
“Музыкаль яктан берничә вариант бар иде, хәтта иң заманчасы да. Әмма без күпчелек фикере белән "Катюша"да тукталдык, – дип хәбәр итте комиссия башлыгы, фехтование буенча олимпия чемпионы Софья Великая.
Түбәндә “Катюша”ның Борайда яшәүче Алия ХӘЙРУЛЛИНА тарафыннан тәрҗемәсен тәкъдим итәбез.
Алмагачлар чәчәк аткан чакта
Су өстеннән томан таралды.
Елга буйлап алга юл алды.
Текә ярга басып җыр сузды ул
Бөркет кебек егет хакында.
Егет үзе – кызның йөрәгендә,
Сөю сүзе – һәрбер хатында.
Йөрәкләрдән чыккан кызлар җыры
Илтсен чик буендагы яугиргә
Катюшаның кайнар сәламен.
Хәтерләсен өзлеп көткән кызны,
Уяу булсын яугир хезмәтендә,
Мәхәббәтен саклар сөйгәне.