Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2021, 23:12

Элекке түрәнең урлаган миллионнары ачыла

Предприятиегә 1,1 миллион сумлык зыян китергәне өчен колониядә утыручыга тагын 56 миллион сумлык зыян чәпәлде.

Иглин районында хөкем ителгән “Водоканал”ның элекке директорын 56 миллион сум акча үзләштергән өчен хөкем итәчәкләр. Хәзерге вакытта 54 яшьлек гаепләнүче предприятиегә 1,1 миллион сумлык зыян китергән өчен гомуми режимлы колониядә утыра иде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2016 һәм 2018 елларда гаепләнүче, “Водоканал” директоры буларак, ике төзүче белән предприятие өчен табышсыз килешүләр төзегән. Контракт буенча башкаручылар Иглин районының Ягодное һәм Яңа Кузьминка авылларында төзелеп килә торган территориягә суүткәргеч уздырырга тиеш булганнар.
– Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча предприятиегә 15 миллион сум акча түләнгән, шул ук вакытта башкарылган эшләрнең реаль бәясе 70 миллион сумнан артып киткән, – дип хәбәр итә Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте. – Бу “Водоканал”га 56 миллион сумнан артык зыян китергән.
Моннан тыш, элекке җитәкче үзенә 40 мең сумлык мотокультиватор һәм 70 мең сумлык кесә телефоны үзләштергән. Гаепләнүче кылган җинаятьләрдә гаепне танымаган. Тикшерү, үз чиратында, “исбатлау базасы җитәрлек җыелган”, дип саный. Гаепләү карары белән җинаять эше судка җибәрелгән.

Фото: vecherka.spb.ru
Читайте нас: